Логотип Магариф уку
Цитата:

Якты Йолдыз

Татар халкының күренекле улы, Мәскәүдә яшәүче Йолдыз абый Хәлиуллин белән еш аралашабыз, күбрәк телефон аша сөйләшергә туры килә. Ул белеме буенча – Көнчыгыш белгече, һөнәре – дипломат, ә күңел халәте...

Татар халкының күренекле улы, Мәскәүдә яшәүче Йолдыз абый Хәлиуллин белән еш аралашабыз, күбрәк телефон аша сөйләшергә туры килә. Ул белеме буенча – Көнчыгыш белгече, һөнәре – дипломат, ә күңел халәте белән – язучы, галим һәм публицист. Дипломатиянең тарихы һәм бүгенгесе, тышкы сәясәт, атом-төш физикасы, макрокосмос, дөнья океаны, арктика, климат үзгәрешләре, мөселман дөньясы, шигърият, Шәрык һәм башка өлкәләргә караган егермегә якын китап, йөзләгән мәкалә авторы. Икътисад фәннәре кандидаты, Халыкара Евразия Икътисад академиясе әгъза-корреспонденты. Татар, рус телләреннән тыш камил дәрәҗәдә урду, һинд һәм инглиз телләрен тирәнтен үзләштергән белгеч. Йолдыз Хәлиуллинның кырык елга якын гомере СССР һәм Россия Федерациясенең Индонезия, Пакистан, Румыния, Непал, Мальдивлар, Шри-Ланка, Кыргызстан, Казахстандагы илчелекләре белән бәйле, егерме елдан артыгын галимлек, язучылык эшчәнлеге алып тора. Күренекле мөселман физигы, Лондон университеты профессоры, элементар атом-төш кисәкчекләренең үзара йогынты ясау кануннарын өйрәнгән Нобель премиясе лауреаты Абдус Салам турында гына да аның рус һәм инглиз телләрендә биш китабы дөнья күрде. Галим белән ул ерак Пакистанда эшләгән чагында таныша, еллар узгач, аның тормыш юлын һәм фәнни эшчәнлеген өйрәнеп, аерым хезмәт язарга уйлый.

Татарстанның Әгерҗе районы Иске Кызыл Яр авылында туып үскән Йолдыз Нури улы, тугызынчы дистәсен ваклап килсә дә, үз эшчәнлеген дәвам итә, көр күңелле булып кала. Аның Җир шарында барган һәр вакыйгага, һәр үзгәрешкә дипломатларча төгәл фикере һәм аксакалларча дөрес мөнәсәбәте бар. Бу – дөнья күргән, халыкара нормаларны белгән, киң күзаллаулы һәм тәҗрибәле татар шәхесенең уй сөреше.
Йолдыз абыйның фәнни җәмәгатьчелектә һәм киң даирә укучыларда зур кызыксыну уяткан, югары бәяләнгән күпләгән хезмәте басылды. Инде үзе турында әсәр язарга да вакыт җиткәндер. Бу күренекле шәхес нинди зур юл узган? Нәрсәләр күргән, язмыш аны кайларда йөрткән, кемнәр белән очраштырган? Дипломат һөнәрен сайлауга нинди вакыйгалар этәргеч биргән?.. Әлеге «Дипломат-галим Йолдыз Хәлиуллин» һәм «Ученый-дипломат Юлдуз Халиуллин» китаплары шул хакта. Кабул итәргә кызыклы һәм төп геройга якын булу өчен, бу биографик әсәр Йолдыз Хәлиуллин белән без оештырган әңгәмәләр, аның архивында кадерләп сакланган фотосурәтләргә үрелеп бара. Китаплар бер-берсен тулысынча кабатламый. Татарчасы үзенә бертөрле, русчасы – үзенчә.

 
Дөньяда, аерым бер милләтләрдә төрле яктан камил һәм кабатланмас шәхесләр була. Алар халыкның йөзен билгели, кешелекне үз тәҗрибәсе белән баетып, киләчәккә юнәлеш күрсәтә. Дипломат һәм галим Йолдыз Хәлиуллин -  нәкъ менә шундый шәхес.
Шәриф Камал  мемориаль фатирында урнашкан  Татар китабы йортында 15 апрель 14 сәгатьтә язучы Ленар Шәехнең халыкара мөнәсәбәтләр белгече, танылган дипломат Йолдыз Хәлиуллинга багышланган «Ак Бүре» нәшриятында рус һәм татар телләрендә басылып чыккан биографик китабын тәкдим итү була.

 
Ленар Шәех
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ