Логотип Магариф уку
Цитата:

Яңа ел бәйрәме өчен сценарий

Кичә барышы(Сәхнәдә «Авария» төркеме башкаруында «Новогодняя» җыры яңгырый,)Убырлы карчык.  Әйттем ич мин сиңа...Кикимора. Минем   Санта Клаус   кебек буласым килә.Убырлы карч...

Кичә барышы
(Сәхнәдә «Авария» төркеме башкаруында «Новогодняя» җыры яңгырый,)
Убырлы карчык.  Әйттем ич мин сиңа...
Кикимора. Минем   Санта Клаус   кебек буласым килә.
Убырлы карчык.   Кая инде сина! Сине аңа әйләндерер өчен беләсенме күпме көч куярга кирәк?!
Кикимора. А мечтать не вредно.
Убырлы карчык. Әйдә, бәхәсләшик. Бәлки  биеп алырбыз.
Кикимора. Күптән кирәк иде инде. Бүген кешеләрдә бәйрәм. Бәлки безнең янга да берәрсе килер.
Убырлы карчык. Кара әле! Кемдер килә.
Кикимора. Ай-һай! Әйдә, чыршы артына качабыз. Нәрсә сөйләшкәннәрен тыңлап торырбыз.
(Алып баручылар керә.)
1 нче алып баручы. Хәерле кич, кадерле кунаклар! Якынлашып килүче Яңа ел белән сезне!
2 нче алып баручы. Кадерле кунакларыбыз, яраткан укытучыларыбыз! Сезне ихлас күңелебездән якынлашып килүче бәйрәм белән котлыйбыз!
 («Чему учат в школе» җыры башкарыла. Убырлы карчык глобус тотып керә.)
Убырлы карчык. Исәнмесез, кадерле дуслар! Чын күңелемнән сезне бу күңелле бәйрәм – Укытучылар көне белән котлыйм.
1 нче алып баручы. Әбекәй, син үз акылыңдамы?! Нинди Укытучылар көне?
Убырлы карчык. Нәрсә? Бүген Укытучылар көне түгелмени?! Ой, гафу итегез, мин азрак ялгышканмын. Хәзер бер генә минут...(Чыгып китә.)
(Кикимора маршировать итә.)
Кикимора. Здравия желаю! Сезне чын ирләр көне – Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм!
2 нче алып баручы. Тынлагыз әле, военнообязанная, сезнең календарьга караганыгыз бармы? Бүген нинди көн икәнен беләсезме сез?
Кикимора. Нәрсә? Нинди көн? Мин берәр нәрсә бутадыммы мәллә? Ә-ә-ә, алайса бүген – 8 нче Март?
1 нче алып баручы. Юк!
Кикимора. Юк!?
2 нче алып баручы. Бүген Яңа ел бәйрәме!
Кикимора. Чынлапмы? Мин бөтенләй буталып беттем. Мин барысын да төзәтермен. Хә-ә-зер киләм... (Чыгып китә.)
1 нче алып баручы. Каян килде бу ике красавица!
2 нче алып баручы. Үзем дә аңламыйм!
(Кикимора белән Убырлы карчык кызыл колпактан.)
Убырлы карчык. Менә без дә килдек.
1 нче алып баручы. Гафу итегез, ә сез кем?
2 нче алып баручы. Һәм ник сез безгә бәйрәмне алып барырга комачаулыйсыз?
Убырлы карчык. Ха! Ник без һаман мешать итәбез соң?! Беләсегез килсә, без – сезнең булышчыларыгыз.
Кикимора. Үзегез әйттегез ич, бүген сездә зур бәйрәм була дип. Ә без сезгә булышырга килдек.
1 нче алып баручы. Сез нәрсә эшли аласыз соң?
Убырлы карчык. Без уеннар уйната алабыз, кирәк булса, җырлыйбыз да, биибез дә.
2 нче алып баручы. Уеннарыгыз кызыкмы соң?
1 нче алып баручы. Әйдәгез, булышыгыз алайса. Үзегезнең берәр фирменный уеныгызны уйнатып алыгыз әле.
Кикимора. Әлбәттә!
(«Бабки-Ежки» уены уйнала. Уен бетүгә, (Кыш бабай сөйләнеп керә.)
Кыш бабай. Әй, нишләргә инде хәзер?! Нишләргә?
Убырлы карчык һәм Кикимора. Кыш бабай?!
Убырлы карчык. Нәрсә булды сиңа? Адаштыңмы әллә?
Кикимора. Тыщу лет сине күрмәдек... Нишләп йөрүең?
Убырлы карчык. Эш буенча килденме соң, әллә болай гынамы?
Кикимора. Бәлки сиңа безнең ярдәм кирәктер? Берәрсен әфсенлисе юктыр бит?!
Убырлы карчык. Ник шулай моңсу син? Бүләкләреңне югалттың мәллә?
Кикимора. Юкла инде! Ул аларны Санта Клауска сатып җибәргәндер.
Убырлы карчык. Син нәрсә?! Алай булса, ул бәәәк шат булыр иде.
Кыш бабай. Җитте сезгә! Кар кызы мине ташлап китте.
Икесе бергә. Ничек инде?! 
Кыш бабай. Ул хәзер Голливудта, ниндидер кинода төшә.
Кикимора. Кар кызыннан башка нишлисең инде син хәзер?
Убырлы карчык. Бәлки Кар кызына без ярарбыз?
Кыш бабай. Көлмәгез инде миннән! Миңа болай да авыр.
Кикимора. Ярар, ярар! Борчылма! Хәзер без сиңа массаж ясарбыз.
Убырлы карчык. Азрак тынычланырсың да. Бәлки берәр нәрсә дә уйлап табарбыз.
(Убырлы карчык белән Кикимора «Зайка моя» җырын башкара.)
Кыш бабай. Каян гына табыйм соң мин аны? Яхшы Кар кызы аяк астында ятмый бит.
Кикимора. Ә син бу эшне безгә тапшыр!..
Убырлы карчык. Без хәзер кастинг оештырабыз һәм сиңа Кар кызы табабыз.
Кыш бабай. Ә булдыра аласызмы соң? Әйбәт Кар кызын тиз генә табып булмас шул.
Икесе бергә. Без булдырабыз! Кызлар, әйдәгез, бәйрәм кичәсен башлагыз.  
1 нче алып баручы. Хөрмәтле   кунаклар!
2 нче алып баручы. Укучылар һәм укытучылар!
1 нче алып баручы. Без сезнең барыгызны да «Кар кызы-2017» кастингында күрүебезгә бик шатбыз.
(Чегән музыкасы яңгырый. Залга чегән кызы килеп керә.)
Кыш бабай. Сез кем буласыз?
Чегән кызы. Бабакай, Чегән кызы бит мин. Танымадыңмы әллә? Мин кастингка килдем. Син бит Кар кызы эзлисең? Мин үземнең кандидатурамны тәкъдим итәм.
Кыш бабай. Шаккатырсың!? Нәрсә эшли беләсең инде син?
Чегән кызы. Мин барысын да булдырам! Теләсәң, киләчәгеңне әйтә алам, теләсәң, биим дә.
(Чегән биюен башкара.)
Кыш бабай. Син – бик яхшы кыз. Ләкин миңа үземнең Кар кызы якынрак.
(Метелица керә. Буран дулавын хәтерләткән музыка.)
Метелица. Мондагыларга Кар кызы кирәкме?
Кыш бабай. Әйе, ә син кем?
Метелица. Минме? Буран кызы булам мин! (Чегән кызына карап.) Ә бу кем?
Чегән кызы. Мин – Чегән кызы – әйбәт биюче! Минем Кар кызы буласым килгән иде, ләкин Кыш бабай мине ошатмады. Карарбыз, син нәрсә булдыра алырсың икән?
Метелица. Хәзер күрерсең!
(«Буран дулый» дигән җыр яңгырый.))
Метелица. Ну, нәрсә, Кыш бабай, ошадымы сиңа минем җырлавым?
Кыш бабай. Әйе, син чынлап та бик матур җырлыйсын. Әмма син дә безгә туры килмисең.
Алла, туйдым да инде шул кастигтан. Хәлем начарайды минем.
Кикимора. «Ашыгыч ярдәм»гә тизрәк шалтыратырга кирәк! Тизрәк булы-ы-гы-ы-з!!!
Убырлы карчык. Кайда соң телефон? (Номерны җыя.)  Алло, бу «Ашыгыч ярдәм»ме? Кыш бабаебызның хәле начарайды. Тизрәк килегез. Адрееес? Әәә, без мәктәптә, Имәнкискә мәктәбендә. Ярар, көтәбез.
(Гомәр белән Илсаф носилка белән керә,   тикшерә башлыйлар.)
Илсаф. Кайда Кыш бабай? Аны тизрәк тикшерергә кирәк.
Гомәр. Бабакай, у-у-у, син бит авырыйсың, синең температураң бар бит!
Илсаф. Сине ысручно бүлнискә илтергә кирәк.
Кыш бабай. Кит моннан, беркая да бармыйм мин!
Гомәр. Тукта әле, Бабакай, кабаланма. Бәлки килешербез?! Кар кызы бит сиңа кирәк? Ал син безне Кар кызы урынына Кар малайлар итеп. Күз алдыңа китер әле, ысразу икәү: берсе – уң  яктан, берсе – сул яктан.
Кыш бабай. Компресс куюдан башка тагын нәрсә эшли аласыз соң сез?
Илсаф. Укол ясый беләбез, кли-и-изма куябыз.
Гомәр. Тагы-ы-ын... Тагын... (Уйлана.) Бии дә алабыз! Маэстро, музыку!!! (Бииләр.)
Кыш бабай. Ай-яй, шәп биисез! Сез биегән арада минем башыма бер уй килде бит әле. Нәрсә дисәгез дә, миңа үземнең Кар кызы кирәк! Әйдәгез, аңа Голливудка SMS язабыз! Бәлки ул минем хәлемне аңлар һәм кайтыр! (SMS язалар.)
2 нче алып баручы. Ә әлегә бәйрәмне дәвам итәбез!  
(«Jingle Bells» җыры җырлана. Бубенцылар тавышына Кар кызы керә.)
Кар кызы. Исәнмесез, кадерле дуслар! Бәйрәмнәрегез котлы булсын! Ә-ә-ә, менә кайда икән син, бабакай?!  Ник син мине ташлап калдырдың? Син монда бәйрәм итәсең икән. SMSка язмаган булсаң, мин синең кайла икәнлегеңне дә белмәгән булыр идем.
Кыш бабай. Кар кызы, бу синме? Бу «розыгрыш» программасы түгелдер бит? Мин синең кайтуыңа шундый шат.
Кар кызы. Мин дә  монда булуыма бик шатмын! Һәм шуңа да, кунакларыбызны котлап, җыр җырлыйсым килә.
(Кар кызы Яңа елга багышланган  җыр башкара.)
Кыш бабай. Ай-яй, кызым, булдырдың! Әйдә, әзерләгән уеныбызны уйнатыйк инде.
(Уен тәкъдим ителә.)
Кар кызы. Әйдә, Кыш бабакай, хәзер балалар нәрсә әзерләгәннәрен карап алыйк.
1 нче алып баручы. Сезнең каршыгызда... (Балалар чыгышларын игълан итә.)
Кар кызы. Рәхмәт сезгә, балалар! Бик яхшы итеп әзерләнгәнсез! Әмма безгә китәргә кирәк.
Өр-яңа ел килә, өр-яңа,
Чынлап яңа булсын ул.
Кояш кебек һәммә илләргә дә
Тигез көлеп торсын ул.
Күз яшьләре онытылып торсын,
Артка чиксен кайгы-борчулар.
Элеккечә утлар янып торсын,
Балкып торсын шулай чыршылар.
Убырлы карчык.
Яңа елга алып керик
Тынычлыкны, шатлыкны,
 Хезмәт һәм хөрмәтне,
 Бәхетне, тырышлыкны,
 Татулыкны, дуслыкны.
Кикимора.
          Кадерле бер кунак көткән кебек
Яңа елны көтә йөрәкләр.
Беләкләрдә яңа хезмәт дәрте,
Күңелләрдә иң саф теләкләр.
Кыш бабай.
         Яңа еллар килсен бәхет алып,
         Яңа еллар килсен елмаеп.
Күңелләрдә мәңге шатлык булсын,
Яшәмәгез, дуслар, моңаеп.
Уңышлар юлдаш булсын сезгә!.. Сау булыгыз! Сау булыгыз! (Чыгып китәләр.)
2 нче алып баручы. Ә без кичәбезне дәвам итәбез. Җиһанның барлык почмакларында Иске елга йомгак ясалып, Яңа елга яңа планнар корыла. Чөнки бөтен дөнья буйлап Яңа 2017 ел атлый. Якынлашып килүче Яңа ел белән сезне!
1 нче алып баручы. Хөрмәтле укытучыларыбыз, кадерле укучылар,  мөхтәрәм кунакларыбыз! Барыгызның да сау-сәламәт булуын, гаиләләрегезгә иминлек, татулык телибез. Бәхет кояшы  өйләрегездә беркайчан да сүнмәсен, гаилә учагы һичкайчан   сүрелмәсен.
2 нче алып баручы.
         Тышта яуган ак карларың белән
Әй, узган ел юлың булды ак.
Бәхет белән яшәү микән сәбәп
Бер ел үтте – гүя, бер сәгать.
1 нче алып баручы. Хәтерлисездер, әле кайчан гына шушы залда сезнең белән 2016 елны каршылаган идек. Үзенең мәшәкатьләре, кайгы-шатлыклары белән ул инде үтеп тә бара. Үткәннәргә үкенеп яшәүнең мәгънәсе юк, диләр өлкәннәр. Шулай булгач, борчу-мәшәкатьләребезне читкә куеп, күңелле ял итик.
2 нче алып баручы. Күргәнегезчә, бүген дә залыбыз түрендә зифа буйлы чыршы утыра. Утны кабызыр алдыннан сүзне мәктәбебез директоры...  (исем-фамилиясе әйтелә) бирәбез. (Мәктәп директоры котлау сүзе белән чыга. Чыршыда утлар кабызыла.)
1 нче алып баручы.
 Тулып торсын мул табыннар,
Дуслар җыелып торсын.
Шатлыклардан күңел тулсын,
Кылган эшебез уңсын.
2 нче алып баручы.
          Һәрберебезне шатландырсын
Кояшлы, матур көннәр.
Һәммәбезне сөендерсен
Айлы бу тыныч төннәр.
Уң булсын безнең сәфәрләр
Йөргән юлларыбызда.
Эх, дөньясы безнеке, дип
Куаныйк барыбыз да.
(Җыр башкарыла.)
1 нче алып баручы.
Һәр кешегә бездән яхшы теләк:
Яңа елда тигез мәхәббәт.
Кайгыларсыз үтсен һәрбер ашы,
Бәхет булсын аның юлдашы.
2 нче алып баручы.
          Күк йөзләрен күмеп торсын бәхет,
Йөрәк дәртен тагын яңартып.
Яңа елның алсу таңы ата,
Әйтерсең лә, безне яратып.
(Җыр башкарыла.)
1 нче алып баручы.
 Һәр Яңа ел үзе белән
Алып килә яңалык.
Уйларыбыз, хисләребез
Кала кабат яңарып.
2 нче алып баручы.
          Яңа бер яшь бүләк итә
Яңа ел һәр кешегә.
Бүләк итә илһам көче
Сызланмаска эшендә.
1 нче алып баручы.
          Яңа ел йөрәк түрендә
Бәйрәмнәрнең эзлесе.
Шатлык һәм куанычларның
Йөздә балкый билгесе.
Хөрмәтле кунакларыбыз, сезне мультфильмнар дөньясына күмәсе килә.  
(VII – IX сыйныф укучылары «Простоквашино», «Дед Мороз и лето», «Ну, погоди!» мультфильмнарының Яңа елга багышланган өзекләрен сәхнәләштереп күрсәтә.)
2 нче алып баручы.
Яңа елда исән-мул тормышка
Аяк бассак иде, йә Рабби!
Кил, Яңа ел, изгелегең белән,
Явызлыкны беркем яратмый.
1 нче алып баручы.
 Карлар ява.
Юк ла, карлар түгел,
Ак чәчкәләр җиргә түгелә.
Җир бәйрәмгә әзерләнә бугай,
Баштанаяк актан киенә.
Бизәнәләр.
Бар да акны кия,
Бәйрәм килә илгә, күрәмсең?
Ел алыша.
Аның тантанасын
Кайгы-газап бүлә күрмәсен.
Котлы булсын иркен табын,
Котлы булсын Яңа ел!
Биредә бәхет хуҗа булсын,
Яңгыратып торсын дәртле җыр.
(Укучылар бергәләп Яңа елга багышланган җыр  башкара.)
2 нче алып баручы. Хөрмәтле дуслар, кунаклар! Бүгенге бәйрәмебез ахырына якынлашты. Сезгә исәнлек-саулык, бәхет-шатлык телибез. Еллар имин, дөньялар тыныч булсын! (Дискотека игълан ителә.)
Гөлчәчәк ГАЯНОВА,

Лаеш  районы Имәнкискә урта мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары

Фото: pixabay. com

  

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ