Логотип Магариф уку
Цитата:

Яр Чаллы шәһәренең 37 нче мәктәбендә Әлфия Ситдыйкованың иҗат кичәсе узды

16 март көнне Яр Чаллы шәһәренең 37 нче гомуми белем бирү мәктәбендә Әлфия Ситдыйкованың иҗат кичәсе узды. Бәйрәмгә татар теле һәм әдәбияты укытучылары, китапханәчеләр һәм өлкән сыйныф укучылары җыелг...

16 март көнне Яр Чаллы шәһәренең 37 нче гомуми белем бирү мәктәбендә Әлфия Ситдыйкованың иҗат кичәсе узды. Бәйрәмгә татар теле һәм әдәбияты укытучылары, китапханәчеләр һәм өлкән сыйныф укучылары җыелган иде. Мәктәп директоры Ләйсән Фәритовна Әхмәтҗанова, язучының​ мәктәп белән тыгыз иҗади элемтәдә булуын бәяләп, «Рәхмәт хаты» тапшырды. Укучылар шагыйрьнең шигырьләрен​ яттан сөйләделәр. 2022  елда Роберт Миңнуллин исемендәге әдәби бәйгедә​ – иң яхшы чәчмә әсәр номинациясендә 3 урынга лаек булган «Канатлар ныгыганда»  повестеннан өзекләрне сәхнәләштереп күрсәттеләр. Саф татар телендә чыгыш ясаган укучыларның уеннары сокландырды. Укучылар һәм укытучылар рольләрне шулкадәр оста башкардылар. Тамашачыларның күбесенең керфекләре чыланды. Әсәрнең язылу тарихы, прототиплары бармы, юкмы икәне белән дә кызыксындылар. Яңа гына табадан төшкән «Ай йөгерә» китабы белән дә таныштырды, чыгыш ясаган балаларга китапны бүләк итте. Әлеге чараны татар теле һәм әдәбияты укытучылары, 17 нче  китапханәнең әйдәп баручы китапханәчесе Фирая Гыйззәтуллина, мәктәп китапханәчесе Әлфия Нурлыгаянова оештырдылар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ