Логотип Магариф уку
Цитата:

Яшь мөгаллимнәр ант итте

Башкалабыздагы «Адымнар» полингваль мәктәбендә яшь мөгаллимнәрне укытучы һөнәренә багышлау тантанасы булды. Анда билингваль һәм полилингваль белем бирү программалары нигезендә республикабыз уку йортла...

Башкалабыздагы «Адымнар» полингваль мәктәбендә яшь мөгаллимнәрне укытучы һөнәренә багышлау тантанасы булды. Анда билингваль һәм полилингваль белем бирү программалары нигезендә республикабыз уку йортларында педагог белгечлеге алып чыккан яшьләр җыелды.
Төшкә хәтле яшь белгечләргә КФУ, Белемне үстерү институты мөгаллимнәре мастер-класслар уздырды. Төштән соң,  мәктәпнең җыелышлар залында укытучы анты кабул итү тантанасы булды. Тантананы ачып, Татарстан мәгариф министры Илсур Һадиуллин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның яшь мөгаллимнәргә мөрәҗәгатен җиткерде. «Педагогның осталыгына, белем дәрәҗәсенә бүген таләпләр бик нык арта. Бүгенге көн мәктәбе алдында балаларда тирәнтен һәм иҗади фикерләү, үз идеяләрен гамәлгә ашыру күнекмәләрен бирү бурычы тора. Ватанпәрвәрлекне  туган телгә мәхәббәт, мәдәнияткә, гореф-гадәтләргә ихтирам белән тыгыз бәйләнештә тәрбияләргә кирәк. Сезгә, яшь белгечләргә болар барысы да яхшы аңлашыладыр дип ышанам. Сез киләчәктә газиз республикабызның чәчәк атуына хезмәт итәргә тиеш», – дип әйтелә анда.

Мәгариф министрыннан соң яшь укытучыларга Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасарлары Марат Әхмәтов, Татьяна Ларионова, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, КФУ проректоры Тимерхан Алишев, ТР мәгариф хезмәткәрләре профсоюзы рәисе Юрий Прохоров хәер-фатихасын бирде. Аерым алганда, Марат Әхмәтов яңа гына олы тормыш юлына аяк басучы  егет-кызларга сабырлык, тәвәккәллек теләде.
- Бүгенге көндә укытучыга зуп җаваплылык йөкләнә. Әти-әни дә, бала да гаепле түгел. Ниндидер бер кимчелек килеп чыкса, укытучы гаепле күренә. Без менә шундый җәмгыятьтә яшибез. Үзегездә кыюлык, тәвәккәллек табып, әлеге һөнәрне сайлагансыз икән, киләчәктә уңышлар телим. Үзегезне табарга тырышыгыз. Бу профессияне сайлаган кешеләр йә алар искиткеч ихлас, йә аларның гаиләсендә бу һөнәр нәселдән килә. Мин үзем – укытучы гаиләсендә туып үскән егет. Шуңа күрә мин укытучы һөнәренең дәрәҗәсе, абруе без малай чактагы кебек югары булуын телим», – дип сөйләде ул.
Котлаулардан соң, яшь мөгаллимнәр бертавыштан укытучы һөнәренә тап төшермәскә, Татарстан укытучысы дигән исемне горур йөртергә ант итте.

                                                                                                                                                                                                                                                                                                               Автор фотосы

Тантана тәмамлангач, таралышырга һич ашыкмаган кызларга игътибар иттем. Барысы да Мөслим районы үзәгендәге лицейга эшкә кайтучылар икән. КФУның Алабуга филиалында математика һәм табигый фәннәр факультетын тәмамлаган Алинә Мәрдәншина белән Айсылу Латыйпова, КФУның Чаллы филиалында математика һәм информатика бүлеген, педагогика һәм психология бүлеген тәмамлаган Айгөл Закирҗанова белән Ләйлә Сәлахетдинова – барысы да бер мәктәпкә туры килүләренә сөенгән. Алинә – биология, Айсылу  белән Айгөл – математика, Ләйлә инглиз теле укытачак икән. «Бу тантанада катнашканнан соң, без тагын бер кат изге һөнәр сайлаганыбызга ышандык», – диде яшь мөгаллимәләр.
Рәшит МИНҺАҖ

Фото ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтыннан алынды

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ