Логотип Магариф уку
Цитата:

Яшь педагогларны укытучы һөнәренә кабул итү тантанасы узачак

«Киләчәк укытучысы» федераль проекты кысаларында 20нче августта Казанда яшь укытучыларны укытучы һөнәренә кабул итү тантанасы узачак. Бу хакта Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә...

«Киләчәк укытучысы» федераль проекты кысаларында 20нче августта Казанда яшь укытучыларны укытучы һөнәренә кабул итү тантанасы узачак. Бу хакта Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. 


Фото: mon.tatarstan.ru Фото: mon.tatarstan.ru

Бу көнне яшь укытучылар өчен һөнәри компетенцияләр формалаштыру буенча мастер-класслар, тренинглар оештырылачак. Аларны укытучы-остазлар, тәҗрибәле педагоглар, җитәкчеләр үткәрәчәк.


Тантанада катнашучылар остазлыкның төбәк моделен проектлаштырачак.


Яшь укытучыларны укытучы һөнәренә кабул итү тантанасы кысаларында үткәреләчәк барлык чаралар да мәктәптәге дәресләр кебек 45 минут дәвамында узачак.


Катнашучыларның ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов белән очрашу-әңгәмәсе дә 45 минут дәвам итәчәк. Укытучылар министрга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алачак.


Яшь укытучыларга Татарстан Республикасы Президенты мөрәҗәгате һәм ноутбук алу өчен исемле сертификатлар тапшырылачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ