Логотип Магариф уку
Цитата:

Яшьләрнеке үзәктә

“Татмедиа” АҖда  ТР Яшьләр эшләре министрлыгының бер төркем җитәкчеләре катнашында  өстенлекле максатны – яшьләрне укудан бушаган вакытларында эшкә урнаштыруны  күздә тоткан матбугат ко...

“Татмедиа” АҖда  ТР Яшьләр эшләре министрлыгының бер төркем җитәкчеләре катнашында  өстенлекле максатны – яшьләрне укудан бушаган вакытларында эшкә урнаштыруны  күздә тоткан матбугат конференциясе  узды.
Татарстанда яшьләрне  эшкә урнаштыру, студентлар отрядларының үсеш стратегиясе, “Яшьләргә – эш” дип аталган яшьләрне эшкә урнаштыру    электрон системасының эше   турында ТР Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов сөйләде.
 -2022 елда министрлыкның өстенлекле максатларыннан берсе - яшьләрне вакытлы һәм сезонлы шөгыль  белән тәэмин итү, - диде Тимур Җәүдәт улы. – Бу максатны тормышка ашыру кысаларында,  студентларның ”Яшьләргә – эш” хезмәт отрядларында  10 000 нән артык яшь кеше  ел саен вакытлы һәм сезонлы эш белән тәэмин ителә.
Хезмәт базарында көндәшлек сәләтен арттыру өчен хезмәт отрядларында катнашучылар  ел саен эшче  һөнәрен үзләштерү буенча бушлай  әзерлек курслары уза. 2021 елда 1286 егет һәм кыз өстәмә һөнәр үзләштерсә,  быел эшкә өйрәнүчеләр саны 2500 гә җитте.
Әлеге хәрәкәттә  катнашучыларны бушлай укыту Россия Мәгариф һәм яшьләр министрлыкларындагы  “Россиянең студентлар отрядлары” җәмәгать оешмаларының үзара бәйләнеше кысаларында  оештырылды.  РФ буенча гомуми субсидия 126 млн сум, республикада 14 млн сумнан артык тәшкил итте.  Хәзерге вакытта республикада  1041 егет һәм кыз  5 муниципаль районда  11 уку йортында 38 белгечлек буенча белем ала. 
Укып бетергәндә, тагын 800 гә якын  яшь кеше кулларына «әйдәман” һәм “еракка йөрүче пассажир вагоны озатучысы” белгечлеге  документларын алачак.
“Республика студентларының хезмәт отрядлары үзәге” дәүләт бюджет учреждениесе директоры Василий Ислаев үзенең чыгышында күбрәк хезмәт проектларының географиясе, хезмәт отрядлары  системасында  эшкә урнашу мөмкинлекләре, бушка һөнәри укулар узу   һәм яшьләр өчен Татарстанда,  аннан читтә урнашкан  актуаль вакансияләр турында сөйләде.
Өченче хезмәт семестрында  студент отрядлары вәкилләре  икътисадның  төрле буыннарында – хезмәт күрсәтү һәм кунакханә эшендә, сәламәтлек саклау һәм энергетика тармагында,  транспорт, авыл  һәм урман хуҗалыкларында  яшь буынны тәрбиялиләр,   илнең һәм республиканың  зур төзелешләрендә катнашалар. Шулай ук быел 500 кеше Камчаткага балык эшкәртү  предприятиеләренә китә.
Эш бирүчеләр  яшь белгечләрне  үзләренә тарту максаты белән,   РФның Пенсия фондларына взносның 22% ын түләүдән азат ителәләр. Әлеге акчалар  хезмәткәрләрне бүләкләү, яшәү шартларын яхшырту,  медицина  тикшерүе һәм юл  чыгымнарын каплау өчен тотыла.
“Республика студентларының хезмәт отрядлары үзәге” дәүләт бюджет учреждениесе директоры урынбасары Алия Адиева 2022 елның 28 мартыннан 21 апреленә кадәр тормышка ашырылган  “Яшьләргә – эш” work-тур нәтиҗәләрен яктыртты.
Чаралар ТРдагы 10 муниципаль район территорриясендә узган һәм  1000  нән артык студент һәм мәктәп укучысын, шулай ук 250 гә якын җирле эш бирүче һәм уку йорты вәкилен үзенә туплаган.
Иң популяр идеяләр арасында – уку йортларында  яшьләр өчен ачык, креатив киңлекләр, экологик проектлар һәм балигъ булмаганнарга вакытлыча шөгыльләнергә юнәлгән проектлар булдыру.
138 җирле эш бирүчеләр һәм  уку йортлары вәкилләре,   форсайт – сессия кысаларында,  Татарстан яшьләрен эшкә урнаштыруның иң яхшы  гамәли  системасын тормышка ашыруда  һәм камилләштерүдә күп көч  куйды. Инде бүген үк яшьләргә   эшкә урнашырлык мөмкинлекләр ачкан кампанияләр белән килешүләр төзелә.
                                                       Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ