Логотип Магариф уку
Цитата:

Язучылар очрашып тора

Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге быел Бөтендөнья Язучылар көнен Муса Җәлил исемендәге Үзәк китапханәдә бәйрәм итте. Бу чара бәйрәм генә түгел, каләм ияләренең эшлекле мәҗлесе форматында узды...

Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге быел Бөтендөнья Язучылар көнен Муса Җәлил исемендәге Үзәк китапханәдә бәйрәм итте. Бу чара бәйрәм генә түгел, каләм ияләренең эшлекле мәҗлесе форматында узды.
Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе, язучы Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты Факил Сафин башкарган эшләргә йомгак ясап, киләчәктә эш планы белән таныштырды.
Китапханәдәге Әдәбият тарихы музеен экспонатлар белән баету йөзеннән очрашуга килгән язучылар үзләре алып килгән истәлекле бүләкләрен тапшырдылар.
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, җырчы-педагог Дания Сибгатуллина әлеге чарага ямь өстәп матур җырлар башкарды.

Альберт ЗАҺИР


 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ