Логотип Магариф уку
Цитата:

Эчке эшләр министрлыгы балаларның чит илгә чыгу кагыйдәләренә үзгәрешләрне раслады

Россия Эчке эшләр министрлыгы ата-аналарның берсе үз баласына илдән китәргә рөхсәт бирмәгән очракта гариза тапшыру һәм исәпкә алуның яңа тәртибен раслады. Бу хакта «Российская газета» яза.Хәзер баланы...

Россия Эчке эшләр министрлыгы ата-аналарның берсе үз баласына илдән китәргә рөхсәт бирмәгән очракта гариза тапшыру һәм исәпкә алуның яңа тәртибен раслады. Бу хакта «Российская газета» яза.
Хәзер баланың әтисе яки әнисе чит илгә чыгуны чикләүнең кайчан башлануын һәм төгәлләнүен күрсәтә ала. Шулай ук яңа кагыйдәләр буенча конкрет илләрне дә күрсәтергә мөмкин.
Яңа документ балигъ булмаган баланың чит илгә чыгуына риза булмавы турындагы гаризаның бәяләмәсен дә регламентлаштыра. Моның өчен гариза белән Эчке эшләр министрлыгының территориаль органына яки моннан алдагы гариза тапшырылган башка инстанциягә килергә кирәк.
Гаризаларны исәпкә алуга килгәндә, монда да үзгәрешләр бар. Аерым алганда, гаризаны кабул итүче вазифаи зат хәзер гариза бирүче үз имзасын куйган урында, гражданинның моны ни өчен эшли алмау сәбәбен (гадәттә, бу физик кимчелек була – ред. иск.) күрсәтеп, сызык сызарга тиеш. Иң мөһиме, мондый гаризаны кабул итәргә тиешләр. 
Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ