Логотип Магариф уку
Цитата:

1 нче сыйныфлар өчен электрон дәреслекләр дөнья күрде

Татарстан Фәннәр академиясенең утыз еллыгы уңаеннан академиягә караучы институтлар берсеннән-берсе кызыклы чаралар уздыра башлады. Шуларның беренчесе, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать...

Татарстан Фәннәр академиясенең утыз еллыгы уңаеннан академиягә караучы институтлар берсеннән-берсе кызыклы чаралар уздыра башлады. Шуларның беренчесе, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты (ТӘһСИ) белән Гамәли семиотика институты үткәргәне татар телен цифрлаштыру мөмкинлекләренә багышланды.
Аерым алганда, ТӘһСИ галимнәре анда татар теле һәм татар әдәбиятыннан электрон дәреслекләр төзү, видеодәресләр, туган тел һәм әдәбиятны өйрәтүдә заманча белем бирү  ысуллары (Сберкласс платформасы) турында тәфсилле мәгълүмат бирде. Хәзерге вакытта шактый җитди, актуаль мәсьәлә бу. Таҗлы вирус зәхмәтенең очы-кырые күренми. Кайбер республика-өлкәләрдә, мәсәлән, ут күршебез Башкортстанда, авыручылар күбәю сәбәпле,  мәктәп балаларын кабат дистанцион укытуга күчерә башладылар. Мондый ихтималны күзаллап, электрон дәреслекләр, видеодәресләр әзерләп кую, укыта башлау – бик вакытлы, бик кирәкле гамәл.

- Туган телне һәм әдәбиятны цифрлы нигездә, яңача укытуда берничә юл ачыкланды. Шушы юлларның берсе – яшәп килгән гамәли дәресләрне алыштыра алырлык яки шул дәресләрнең бер өлеше булырлык видеодәресләр булдыру. Хәзерге вакытта беренчеләр өчен видеодәресләр инде эшләнеп тапшырылды. Дәресләрне Мәгариф министрлыгы сайтыннан табып, алар буенча эшләп була. Агымдагы елда II-III сыйныфлар өчен видеодәресләр эшләнә. Киләчәктә башка сыйныфлар өчен дә шушындый видеоматериаллар булдырылачак. Видеодәресләр зур булмаган видеороликлардан гыйбарәт. Видеодәресләр электрон дәреслекләрне тулыландырып килә, – дип сөйләде анда институтның милли мәгариф бүлеге мөдире Гөлназ Мөхәрләмова. Бу дәресләрне тора-бара Сберкласс электрон  платформасында кулланырга исәпли белгечләр.
 Галимнәр электрон дәреслекләрдә текстларның төсле, заманча рәсемнәр белән бизәлеше,тестлар, башваткычлар, кызыклы әсәрләрдән өзекләр бирелүе укучыларны җәлеп итми калмас дип өметләнә. Электрон дәреслекнең тагын бер үзенчәлеге – интерактив уеннар. Аларны бала үзе генә дә, парлап та, төркемнәрдә дә уйный ала.  
Рәшит МИНҺАҖ

Фото: Татар-информ

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ