Логотип Магариф уку
Цитата:

Эльмир Низамов «Ел фасыллары» циклының концерт-презентациясенә чакыра

«Менә шундый сокландыргыч  укучылар ( @musicschoolkzn)  белән фортепиано өчен язылган "Ел фасыллары" циклының концерт-презентациясен әзерлибез! 16 март көнне 18.00 сәгатьтә ТР Композиторлар...

«Менә шундый сокландыргыч  укучылар ( @musicschoolkzn)  белән фортепиано өчен язылган "Ел фасыллары" циклының концерт-презентациясен әзерлибез! 16 март көнне 18.00 сәгатьтә ТР Композиторлар союзы залында сезне көтеп калабыз! Килегез! Бу бик кызык булачак!», - дип хәбәр иткән композитор Эльмир Низамов үзенең Инстаграм аккаунтында.

«Мәгариф» иҗтимагый-педагогик журналы редакциясе Россия Композиторлар берлегенең яшь әгъзасы, Татарстан Республикасы Композиторлар берлеге әгъзасы Эльммир Низамовка  татар музыкасын, этюдларны һәм лирик әсәрләрен иҗат итүен сорап мөрәҗагать иткән иде. Ул тиз арада фортепиано уены өчен тулы бер цикл иҗат итте.
«Рус композиторы Сергей Рахманинов, итальян композиторы һәм органчы Джованни Перголези, татар профессиональ музыкасына нигез салучыларның берсе Салих Сәйдәшевнең әсәрләре мохитендә, аларның моңнарын күңелләренә сеңдереп, иҗатлары белән рухланып үскән Эльмир Низамов укучыларыбыз өчен «Ел фасыллары» циклын булдырды. Һәр иҗатчының үз карашы бар», диде «Мәгариф» журналының баш мөхәррире Сөмбел Таишева.
1840-1906 елларда Санкт-Петербургта "Нувеллист" журналының дәвамы булган "Нувеллист. Музыкаль күзәтүләр "фортепиано өчен айлык музыкаль нота журналы чыгарылган. Бу басма укучыларны музыка дөньясындагы барлык яңалыклар, үзебезнең һәм чит ил композиторларының иҗаты белән таныштырып барган. «Нувеллист» белән 1873 елгы Бөтендөнья танылган рус композиторы, ун опера, өч балет һәм җиде симфония авторы - Петр Ильич Чайковский да уңышлы хезмәттәшлек иткән. Шулай итеп, безнең һәрберебезгә балачактан ук таныш булган "Ел фасыллары" фортепиано циклы туган. Бу хакта безгә  татар композиторы, «Кара Пулат» операсы авторы («Алтын Казан») мюзиклы, күпсанлы симфоник, камера-инструменталь, вокаль әсәрләр һәм музыканың театр куелышларына язылган күпсанлы симфоник, камера-инструменталь әсәрләре авторы Эльмир Низамов искә төшерде.
Фото шәхси архивтан алынды

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ