Логотип Магариф уку
Цитата:

Эльмира Гыйбасева:«Бәйгедә татар теле һәм әдәбиятының иң матур һәм иң кирәкле фән икәнен исбатладым»

«Авыл укытучысы»  бәйгесен бик кирәкле дип саныйм. Конкурс укытучыга үзен һөнәри яктан үстерү, абруен күтәрү, таныту өчен бик файдалы. Минем өчен дә бу бәйге иҗади сыналу, тәҗрибәне уртаклашу мәй...

«Авыл укытучысы»  бәйгесен бик кирәкле дип саныйм. Конкурс укытучыга үзен һөнәри яктан үстерү, абруен күтәрү, таныту өчен бик файдалы. Минем өчен дә бу бәйге иҗади сыналу, тәҗрибәне уртаклашу мәйданы булды, дип әйтсәм һич ялгыш булмас. Җиңү бик ансат бирелмәде. Бик зур осталык, тырышлык, тәҗрибә таләп ителде. Бу бәйгедә татар теле һәм әдәбиятының иң матур һәм иң кирәкле фән икәнен исбатладым», - дип искә төшерде үзенең конкурста катнашкан мизгелләрен Апас районы Биеш урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Эльмира Гыйбасева.
Бәйгедән соң абсолют җиңүченең тормышында нинди үзгәрешләр булган? Җиңү өчен укытучыга нинди сынаулар аша үтәргә туры килгән? Бу хакта видеоязмада күреп ишетә алырсыз.

Исегезгә төшерәбез, гаризалар һәм эшләр 2021 елның 31 маена кадәр кабул ителә.
Бәйгенең дәрәҗәсе елдан-ел үсә. Быел җиңүчеләрне тәбрикләү Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында узачак. Конкурсның йомгаклау этабын югары дәрәҗәдә зурлап үткәрү каралган. Бу чарада Татарстан Президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнехановның да катнашуы көтелә.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ