Элвин Грей Татарстанда концертлар куячакмы?

Татар һәм башкорт эстрадасы артисты Элвин Грей, хатыны Инзилә Фәтхетдинова белән бергә  айлык ялын Таиландта уздырып илгә кайтканнан соң, туп-туры Казанга килгән.

— Таиландта кызу һава булгач, җиңелчә генә киенгән идек, — ди ул, Казан туфрагына аяк баскач та, журналистлар белән аралашу вакытында. – Киемнәребезне алып килергә тиешләр.  Эсседән салкынга кисәк ияләшү кыенрак икән.

“Казан” халыкара аэропортыннан яшьләр өйләренә, әниләре янына кайтып киткән. Артист афишалар челтәренә Татарстандагы гастрольләре турында хәбәр иткән булган. Элвин Грей бөтен февральне  Татарстанда уздырачак икән. Аның концертлары  Алабуга, Азнакай, Бөгелмә, Лениногорск, Мамадыш, Сарманда узасы, ә өч чыгышын Байлар Сабасы үзәгендә үткәрергә уйлап торалар.

                                                Ирек НИГЪМӘТИ

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.