Логотип Магариф уку
Цитата:

Йолдызнамә (10–16 гыйнвар)

Кучкар: Яңа эшкә тотынырга менә дигән вакыт. Гомумән алганда, кучкарларга ел дәвамында үзләренең җылы урыннарын саклау өчен байтак кына тырышырга туры киләчәк. Акча мәсьәләсендә – уңышлы атна.Үгезбоза...

Кучкар: Яңа эшкә тотынырга менә дигән вакыт. Гомумән алганда, кучкарларга ел дәвамында үзләренең җылы урыннарын саклау өчен байтак кына тырышырга туры киләчәк. Акча мәсьәләсендә – уңышлы атна.
Үгезбозау: Сак булыгыз: мәкерле эшләргә тартып кертүләре бар, кыйммәтле әйберләр сатып алмау хәерлерәк.
Игезәкләр: Эшкә осталыгыгыз гына түгел, абруегыз да бик нык артачак.  Сезнең тырышлыгыгызны  җитәкчелек тә беләчәк. Шулай тырышып эшләсәгез, алга таба уңышлар көтәчәк.
Кысла өчен кирәкле барлык мөмкинлекләр ачылачак. Хисләрегезнең эшегезгә комачаулавы бар. Иҗат кешеләре өчен бик уңайлы вакыт.
Арыслан: Уңыш дигәнебез кулларыгызга үзеннән-үзе ыргылып керәчәк. Тормышыгызны үзгәртүдән курыкмаска кирәк. Гаиләгездә бик зур шатлык көтегез.
Кыз: Йолдызлар ел башыннан ук тормышыгызда көтелмәгән борылышлар,сюрпризлар, яңа мөмкинлекләр вәгъдә итә. Сәламәтлеккә килгәндә дә барысы да бик яхшы булыр.
Үлчәү: Тормышыгызда җитди адымнар һәм үзгәрешләр планлаштырмагыз: алдыгызга галәмәт зур бурычлар куймаганда гына уңышка ирешәчәксез, үзегез дә сизмәстән хезмәттәшләрегездән бер башка өстен торуыгызны күрсәтәчәксез.
Чаян: Карьера төзүчеләргә бу атнада кызыклы тәкьдимнәр булырга мөмкин. Интуициягезгә таяныгыз. Элеккеге эшегездә калыргамы яисә яңа юлны сайларгамы, бары үзегез генә хәл итә алачаксыз.
Укчы: Атна  яңа идеяләр белән сөендерәчәк, иҗат рухыгыз тагын да артачак. Әмма бу чор күз ачып йомганчы уңыш яулау өчен түгел, бәлки ашыкмыйча, ышанычлы төстә алга бару өчен кулай.
Кәҗәмөгез: Атна сезнең өчен уңышлы. Йолдызлар атнаның беренче яртысында тормышыгызның теләсә кайсы өлкәсендә тоткан юнәлешне кискен төстә үзгәртмәскә куша. Сезгә иске ысуллар бик зур уңыш китерәчәк.
Сукояр: Бу атнада әллә ни зур үзгәрешләр көтелми. Гайбәтчеләрдән, көнчеләрдән читтәрәк йөрергә тырышыгыз.
Балык: Ел әйләнәсендә хезмәттәшләргез алдында үзегезнең өстенлегегезне күрсәтә алачаксыз. Үз дигәнегездә нык тору, уртак тел таба белү кебек сыйфатларыгыз, оештыру сәләтегез күзгә күренеп артачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ