Логотип Магариф уку
Цитата:

Йолдызнамә (16–22август)

КучкарБу атнада финанс ягыннан кыенлыклар булыр. Ләкин кешедән бурычка алмаска тырышыгыз. Финанс проблемаларыгыз вакытлыча гына булыр.ҮгезбозауАтна мәхәббәт хисләре өчен кулай. Күңел ачу чараларында к...

Кучкар
Бу атнада финанс ягыннан кыенлыклар булыр. Ләкин кешедән бурычка алмаска тырышыгыз. Финанс проблемаларыгыз вакытлыча гына булыр.
Үгезбозау
Атна мәхәббәт хисләре өчен кулай. Күңел ачу чараларында катнашырга тырышыгыз. Кешеләр тирәсендә булудан курыкмагыз. Көнләшү хисенә бирелү күңелсезлекләргә генә алып килә ала.
Игезәкләр
Яңа танышлар табу өчен кулай вакыт түгел. Тирә-яктагылар белән аралашканда игътибарлырак булыгыз.
Кысла
Финанс проблемалары башка уйларны икенче планга куя. Ләкин бер дә борчылмагыз. Бу проблемалар бик җиңел хәл ителәчәк.
Арыслан
Эшегездә мөһим үзгәрешләр көтелми.Борчылган сорауларыгызга җавап табар өчен, эчке сиземләвегезгә таяныгыз..
Кыз
Гаиләдәге мөнәсәбәтләрне ныгыту, торак хәлен яхшырту хакында уйларга була. Нәрсә турында булса да хыялланырга һәм шуңа омтылырга кирәк. Иҗади мөмкинлекләрне тормышка ашыру өчен уңайлы вакыт. Сез хәзер игътибар үзәгендә. Үзегез өчен бәйрәм оештыра, ял итә аласыз.
Үлчәү
Сәяхәткә чыгу, күргәзмә, семинарларда катнашу өчен яхшы атна. Мөмкинлекләрне тулысынча кулланыгыз.Шәхси тормышыгызга килгәндә яраткан кешегез белән аңлашылмаучылык килеп чыгарга мөмкин.
Чаян
Кеше белән сөйләшкәндә, сүзегезне үлчәп әйтегез. Уйламый ычкынган сүз низагка китерә ала. Шәхси тормышыгызны җайларга вакыт. күбрәк үзегезнең бәхетле булуыгыз турында уйлагыз.
Укчы
Шәхси тормышта проблемаларны хәл итүне икенче көнгә калдырмагыз. Барысын да вакытында хәл итәргә кирәк. Башкалардан ярдәм көтеп  утырмагыз.
Кәҗәмөгез
Башкаларны тәнкыйтьли башлаганчы, үзеңә шул ук күзлектән карау яхшырак. Сез  үзегезне артык идеаллаштырасыз. Кешегә бу ошамаска мөмкин.
Сукояр
Киләчәктә уңышка ирешү  өчен, хәзер тырышырга кирәк булачак.Тик утырмагыз. Тырышкан очракта гына уңыш киләчәк.
Балык
Эштә киеренке, тыгыз вакыт булганлыктан, шәхси тормышыгызга вакыт җитмәячәк. Эшегезне икенче планга куймасагыз,гаиләле булмый калуыгыз бик мөмкин
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ