Логотип Магариф уку
Цитата:

Ышаныч яулаган «Ышаныч»

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе коллегиясенең киңәйтелгән утырышында яшьләр сәясәтенең «Ышаныч» балалар һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм кү...

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе коллегиясенең киңәйтелгән утырышында яшьләр сәясәтенең «Ышаныч» балалар һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәге директоры Елена Владимировна Овчинникова балалы имин булмаган гаиләләргә психологик ярдәм күрсәтү мәсьәләләренә тукталды.
Аның сүзләренчә, 2022 елда Казанда һәм республикасында психологик хезмәт күрсәтүче 15 үзәкнең бинасына капиталь ремонт ясалган, шуларның унысы – Казанда, ә калганнары Яр Чаллы («Диалог»), Лениногорск («Логос»), Түбән Кама (Эйдос), Чистай («Статус»), Әлмәт «Нур» шәһәрләрендә эшләп килүче үзәкләр. Яшьләр сәясәтенең мондый психологик үзәкләре булмаган районнарда яшәүчеләр проблемалар килеп чыкканда социаль яклау яки мәгариф үзәкләренә мөрәҗәгать итә ала. Шул ук вакытта онлайн элемтә аша Казанга чыга ала, дип белдерде ул.
Казандагы «Ышаныч» үзәге исә бүгенге көндә гаиләне ныгытуга юнәлдерелгән киңкырлы эш алып бара. Психологның индивидуаль һәм гаилә консультацияләре; яшьләр арасында агарту эшләре; ышаныч телефоны аша тәүлек дәвамында психологик ярдәм; гаилә медиациясе; балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссияләр, опека органнары соравы буенча гаиләләр белән эшләүне колачлый ул.
–Безнең базада 277 00 00 телефоны аша атнаның җиде көнендә тәүлекнең 24 сәгате буена ашыгыч психологик ярдәм күрсәтелә. Гаилә мөнәсәбәтләрендә кризис кичерүче парлар да, ир белән хатын арасындагы конфликтлар булганда да шалтыраталар. Психолог шалтыратучыга эмоциональ киеренкелекне җиңәргә булыша, уйланылмаган гамәлләрне булдырмас өчен нәрсәләр эшләп булу турында абонент белән фикер алыша, кирәк булганда гаилә медиациясен тәкъдим итә,– ди Елена Владимировна. 2022 елда ышаныч телефонына булган 16 371 шалтыратуның 725 е (4,4%) гаилә проблемалары, балалар мәнфәгатен кайгырту турында булган. Үзәккә үзе килгән 784 кешегә шулай ук психолог ярдәме күрсәтелгән.

Материал: Расиха ФАИЗОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ