Логотип Магариф уку
Цитата:

«Ышаныч» үзәгендә гаилә конфликтларын хәл итәргә ярдәм итәчәкләр

19-нчы ноябрьдә казанлылар «Ышаныч» балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәгендә медиатор киңәшләрен ала алачак. Консультацияләр үткәрү Бөтенроссия бушлай юридик ярдәм көненә баг...

19-нчы ноябрьдә казанлылар «Ышаныч» балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәгендә медиатор киңәшләрен ала алачак. Консультацияләр үткәрү Бөтенроссия бушлай юридик ярдәм көненә багышланган.
Конфликтларны хәл итү буенча белгечкә ятим, тәрбиягә алынган балалар, инвалид балаларның ата-аналары һәм опекуннары мөрәҗәгать итә ала. Шул ук вакытта медиация уздыру ике якның да ризалыгы булганда гына мөмкин.
Консультацияләр 11:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр Коләхмәтов урамы, 21 адресы буенча үткәреләчәк. Алдан язылу 15-нче ноябрьгә кадәр түбәндәге телефон буенча алып барыла: +7(843)512-43-80, дип хәбәр ителә үзәкнең Instagram дагы битендә.
Чыганак: Казан мэриясе

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ