Логотип Магариф уку
Цитата:

Юбилеегыз белән Сезне, Нурзия ханым!

Бүген  «Мәгариф» журналының иң актив авторларының берсе – бар язмышын сабый балалар тәрбияләүгә һәм иҗатка багышлаган Нурзия ханым Мирхазова ике «5»ледән торган олуг юбилеен билгеләп үтә. Чын мәг...

Бүген  «Мәгариф» журналының иң актив авторларының берсе – бар язмышын сабый балалар тәрбияләүгә һәм иҗатка багышлаган Нурзия ханым Мирхазова ике «5»ледән торган олуг юбилеен билгеләп үтә. Чын мәгънәсендә аның гомер сукмагын гел «5»леләрдән генә торадыр сыман.

Табигатьнең гүзәл почмагы булган Мамадыш төбәге кызы ул. Бүгенге көндә Түбән Камадагы  64 нче «Сөембикә» балалар бакчасын җитәкли. Аның башлангычы һәм тынгысызлыгы белән нинди генә тәрбияви чаралар уздырылмый бу бакчада! Барысы да милли рухта. Һәм һәрбер үткәрелгән чарасы хакында шунда ук мавыктыргыч итеп язып, «Мәгариф»кә кызыклы язмасын да юлларга өлгерә. Үтә дә тынгысыз, фидакяр мөгаллимә шул ул! Мәктәпкәчә мәгариф системасында хезмәт итә башлавына да инде 35 ел. Тырыш хезмәтен күреп, вакытында тиешле бәясен дә бирә белгәннәр. Ул –Татарстанның атказанган укытучысы, Шәйхи Маннур, Каюм Насыйри исемендәге әдәби премияләр иясе. Эше никадәр генә тыгыз булмасын, иҗат итәргә дә вакыт таба. Ул – 2017 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Инде тәрбияви-методик темаларга багышланган, балалар өчен иҗат ителгән унбер  китабы гына бар. Бигрәк тә аның «Аналарга мәхәббәт тәрбияләү», «Минем Ватаным – Татарстан», «Ана хисе», «Хыялга канатлар куючы», «Туган телем – Тукай теле», «Мин бәхетле гаиләм белән» дигән методик әсбапларына башка тәрбиячеләр дә еш мөрәҗәгать итә, тәрбия һәм белем бирү эшчәнлекләрендә бик теләп кулланалар.

Нурзия Рәшит кызы җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша. Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге, «Ак калфак» оешмасы оештырырга җыенган нинди генә чара булмасын – ул аның әйдәманы, илһам бирүчесе! Шәһәр китапханәләрендә, мәктәпләрдә дә әдәбият сөючеләр өчен көтеп алынган кадерле кунак ул.
Нурзия ханым «Татар гаиләләре» фонды җитәкчесе буларак та гел хәрәкәттә, изге гамәлләр кылуда.
Нурзия ханым Мирхазованы «Мәгариф» журналының барча укучылары исеменнән олуг юбилее – гомер бәйрәме белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Иҗади уңышлар, күңел көрлеге, тынгысызлык, тырышлык, ныклы сәламәтлек киләчәктә дә аерылмас юлдашыгыз булып калсын. Юбилеегыз мөбарәк булсын, Нурзия ханым!
Таһир САБИРҖАНОВ
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ