Юбилеегыз котлы булсын, Фаяз абый!

Мәктәп укытучылары арасында Фаяз Хуҗинны белмәгән кеше юктыр. Дәрәҗәсе югары булса да (чөнки ул – Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, тарих фәннәре докторы, күренекле археолог), кешеләргә карата кече күңеллелеге, игътибарлыгы белән аерылып тора ул. Кайда гына очратса да, якын дустын очраткан кебек кабул итә, шунда ук эчкерсез, җанлы әңгәмә корылып китә. Археология темасы буенча гына түгел, тормышның бөтен өлкәләреннән хәбәрдар ул Фаяз абый. Аны хакимиятләрнең фәнгә мөнәсәбәтләре дә, татар халкының бүгенге һәм киләчәк язмышы да, югары белем һәм мәктәпләрдә белем бирүдәге проблемалар да борчый. Күңеле һәм җаны, кылган гамәлләре белән үз халкына, милләтенә тугры калган галим мәктәпләрдә укыту өчен берничә буын Татарстан һәм татар халкы тарихы буенча дәреслекләр авторы булды. Үзе өйрәнгән мәгълүматларга нигезләнеп язылган әлеге дәреслекләр һәрвакыт фактик материалга бай, методик яктан яхшы эшләнгән булдылар. Тик укыту планнарыннан бу фәнгә бирелгән сәгатьләрнең акрынлап төшеп калуы гына Фаяз абый авторлыгындагы әлеге дәреслекләрне тулы куәтенә кулланудан безне мәхрүм итте.

Фаяз Шәриф улы – студентларның гына түгел, мәктәп укучыларының да яраткан өлкән дусты. Укучылар өчен оештырылган бик күп республикакүләм фәнни-гамәли конференцияләрдә жюри әгъзасы сыйфатында катнаша ул. Ул булган җирдә гаделлек булачагына, эшләрне бәяләгәндә субъективизмга урын булмаячагына ышаныч зур була. Һәр чыгышны бик зур игътибар белән тыңлый белә, өстәмә сорауларны да укучыны батыру өчен дип бирми, чыгыш ясаучыда да, тыңлап утыручыларда да ялгыш фикер калмасын өчен генә бирә. Фаяз абый булган мондый конференцияләрдә рәхәт тыныч атмосфера хөкем сөрә, укучыларның үз-үзләренә ышанычы арта. Шунда бик күпләренең күңелләрендә киләчәктә тарихчы булу, Фаяз абыйлары кебек булырга теләү хисләре кабына.

Безнең Кирмән ягы – үзе дә тарихи төбәк. Болгар дәүләте шәһәрчеге булган Кирмәнчекне өйрәнүне дә күз уңыннан ычкындырмый Фаяз абый. Кирмәнчектә археологлар эшләгәндә, ел саен бирегә килеп китә. Әлеге урынның зур тарихи әһәмияткә ия булуын, Кирмәнчекнең тарих сәхнәсендә үзенең лаеклы урыны булуын күздә тоткан чыгышлар ясый. Шундый чыгышларның берсе белән Кирмәнчек тугаендагы чишмәләр янында узган «Кирмән җыены»нда булды. Фаяз Шәриф улы, җыелган халык алдында чыгыш ясап, безне тарихи урыннарда яшәвебез белән горурланырга, тарихыбызны онытмаска чакырды.

Хөрмәтле тарихчы галимебез һәм остазыбыз Фаяз Шәриф улы Хуҗинны якынлашып килүче 70 яшьлек юбилее белән «Мәгариф» журналының барча укучылары исеменнән (чөнки Фаяз абый үзе дә – «Мәгариф»нең иң актив авторы. Аның журналдагы һәр язмасын көтеп алабыз һәм эшебездә киңәш-тәкъдимнәрен, зирәк фикерләрен бик теләп кулланабыз) ихлас күңелемнән котлыйм, аңа исәнлек-саулык, гаилә бәхете һәм тигезлеге, тынгысыз эшендә иҗади уңышлар теләп калам. Киләчәктә дә яңа фәнни ачышлары белән безне күп тапкырлар куандырып яшәргә насыйп булсын үзенә. 

Ринат ХӘЙРУЛЛИН,
Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбенең тарих укытучысы
 

One thought on “Юбилеегыз котлы булсын, Фаяз абый!

  1. Фаяз абый! Юбилеегыз белән кайнар котлыйбыз! Сез безгә хезмәтләрегез, дәреслекләрегез белән генә түгел, гадилегегез, кече күңелле булуыгыз белән дә кадерле. Фаяз Шәрипович дип түгел, «Фаяз абый!» дип эндәшкәнебезгә дә ап- ак тешләрегезне күрсәтеп, елмаеп җавап бирәсез бит Сез. Без Сезне бик яратабыз һәм хөрмәт итәбез. Сезнең гади булуыгыз үзегезгә карата хөрмәтне әллә ничә мең мәртәбә арттыра. Исән-сау булыгыз! Сезгә озын гомер, халыкка, тарихыбызга багышланган хезмәтегездә зур уңышлар телибез.
    Мәкалә авторы, коллегам Ринат Хәйруллинга да зур рәхмәтем барып ирешсен иде. Бик матур, гади, эчкерсез мәкаләсе өчен. Рәхмәт Сезгә!

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.