Логотип Магариф уку
Цитата:

Юбилеең мөбарәк булсын, Җәүдәт ага!

Журналыбызның иң актив авторларының берсе – тынгысыз җанлы галим-мөгаллим, педагогика фәннәре докторы, академик Җәүдәт Абдулла улы Хөсәенов бүген, ягъни 7 февральдә үзенең 75 яшьлек юбилеен билгеләп ү...

Журналыбызның иң актив авторларының берсе – тынгысыз җанлы галим-мөгаллим, педагогика фәннәре докторы, академик Җәүдәт Абдулла улы Хөсәенов бүген, ягъни 7 февральдә үзенең 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Җәүдәт аганың «Мәгариф» журналы белән иҗади хезмәттәшлек итә башлавына да ярты гасырдан артык инде. Журналыбызның 1970 – 1975 еллардагы төпләнмәләрен кызыксынып ачып карасаң, ике санның берендә аның географик кроссвордларына тап буласың. Тора-бара ул «Совет мәктәбе»ндә үзенең үтемле педагогик язмалары белән дә катнаша башлый. Педагогик баскычлар буйлап, Галимҗан Ибраһимов язганча, түбәннән күтәрелгән олпат зат ул. Укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, гимназия директоры, район мәгариф бүлеге башлыгы урынбасары, педагогия институты мөгаллиме, фән кандидаты, доцент, педагогика фәннәре докторы, академик... – болар юбилярыбызның тормыш баскычлары. Мәктәптә һәм вузда укытудан тыш күпме вакытын фәнни эшләр язуга, эзләнү-табышларга багышларга да өлгергән ул! Китаплары гына нихәтле! География укытучылары өчен язылган, татар милли мәктәпләре  укучыларына адресланган уку ярдәмлеге – «Кызыклы география» (1982), «Географиядән русча-татарча аңлатмалы-белешмә сүзлек» (2003), югары уку йортлары студентлары өчен чыгарылган «Краеведение» (2011), «Чүпрәле районының географиясе һәм экологиясе» (2008), «Кызыклы география» (2015), «Русча-татарча география сүзлеге» (2017), А.А.Плешаков, М.Ю.Новицкая белән берлектә I – IV сыйныфлар өчен татар телендә  язылган «Әйләнә-тирә дөнья» дәреслекләре  – бүгенге юбилярыбызның иҗат җимешләре. Аның биш төрдәге монография һәм югару уку йортлары өчен дәреслекләре Германия Федератив Республикасының Саарбрюккен шәһәрендәге Palmarium academic publishing  нәшриятында басылып чыгуы гына да күп нәрсә хакында сөйли.
Соңгы елларда Җәүдәт ага каләмен әдәби иҗат өлкәсендә дә шактый уңышлы чарлый. Аның шактый язмалары «Мәйдан» журналы битләрендә дә күрергә өлгерде инде. Һәм әйтергә кирәк: олпат галимебезнең телебез җегәрен, тәмен тоеп язган парча-хикәяләре күпсанлы әдәбият сөючеләр тарафыннан бик тә җылы кабул ителде. Бу урында юбилярыбызның якташы – Чүпрәле районы Шланга урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Ләйсән ханым Хәлилованың Җәүдәт аганың 2022 елда аерым китап булып басылып чыккан «Яшьлегемә кире кайтыр идем»не укып чыкканнан соң язган хатыннан өзек китерү бик тә урынлы булыр дип саныйм.
«Гөлбакчада чүп үләнгә урын юк» дигән хикәягездә кемнең аянычлы язмышын сурәтләдегез? Китабыгыз зур бәягә ия. Укыйсы гына килеп тора. Шушы китап – сезнең  тормыш һәм ижат юлыгызга бәя куючы нокта. Нинди озын сикәлтәле юллар иясе, зур дәрәжәгә  китергән фәнни-тикшеренү эшләрегез... Искиткеч!.. Китап  хыялый сәяхәт иясе икәнлегегезне дә исбатлый. Бүгенге көндә Ходай исәнлегемнән аермасын дип, өметле, ныклы адымнар белән баса алган шәхес бит Сез.
Сер булмаса әйтегез әле: хикәядәге аянычлы язмышка дучар булучы кем ул? Мин бу хикәягезне күзаллап кына язгансыздыр дип уйламыйм. Реаль вакыйгалар, халәтләр урын алгандыр анда. Искиткеч! Сез татар халык авыз ижатыннан булган мәкальләрне дә бик урыны кулланасыз. Аларны бик күп беләсез дә икән. Хәйран яңалык та бар, тормышның нәкъ үзе кереп утырган бу китабыгызга. Бу китапны ничек тә русчага тәрҗемә иттерәсе иде. Киләчәктә дә шундый тирән эчтәлекле, уйландырырдай, гыйбрәтле әсәрләрегез белән әле без – китап сөючеләрне күп мәртәбәләр куандырып яшәргә язсын әле үзегезгә».
Тагын бер сөенечле яңалык: юбилярыбыз үзенең 75 яшьлек гомер бәйрәменә үзенчәлекле бүләк әзерләде. Тиздән, бик тиздән Татарстан китап нәшриятында аның «Әйтеләсе сүзем – чишмә чылтыравы» дигән исем белән 175 битлек афоризмнар китабы басылып чыгачак.
«Мәгариф» журналының күпсанлы укучылары исеменнән аны гомер бәйрәме белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез, аңа ныклы сәламәтлек, күңел көрлеге, гаилә тигезлеге, киләчәктә дә фәнни эзләнү-табышлары белән милли мәгарифебез өлкәсендә армый-талмый эшләп, күп тапкырлар куандырып яшәвен теләп калабыз. Юбилеегыз мөбарәк, гомер юлыгыз озын, бәрәкәтле булсын, Җәүдәт әфәнде!

Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ