ЗАГСта аерылышу  талак саналамы?

Гаиләдәге мөнәсәбәтләргә, бала тәрбияләүгә кагылышлы сораулар редакциябезгә еш килеп тора. Аларның дин белән бәйле булганнарын «Гаилә» мәчетенең имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллинга юлладык. Җавапларны бергәләп укыйк.

– Кавышканда никах укыталар, ә аерылышканда ЗАГСка барып гариза язу да җитә. Талак әйтеп аерылышмагач, бу пар ир белән хатын булудан туктыймы соң?

– Өч ай дәвамында ир белән хатын бергә тормаса, гаиләне таркатуга ир кеше каршы килмәсә, аерылу кәгазенә кул куйганнан соң өч ай вакыт узгач, талак үз көченә керә – никах юкка чыккан санала.

Әгәр ире аерылышырга риза булмаса, хатын- кыз гаризасы нигезендә генә суд белән аерылсалар, дин буенча талак саналмый. Ире талак бирмичә торып, хатын-кызның икенчегә кияүгә чыгарга хакы юк.

– Ике арага хыянәт килеп кергән икән, гаиләне саклап калу өчен, бер-береңне гафу итү дә җитәме, әллә никах яңарту мәҗбүриме?

– Хыянәтне гафу итү дә җитә, никах яңату мәҗбүри түгел. Тик күңел дигән нәрсә бар бит әле. Тынычланыйк, күңелдә шик калмасын дисәгез, яңадан никах укытып алуның бер зыяны да юк.

– Ирем миңа нык ачуланышкан чакта «син миңа хатын түгел» дип кычкырды. Дуслаштык анысы, ләкин күңелдә талак әйтүгә тиң булмадымы икән ул дигән шик калды. Бу очракта никах яңарту кирәкме?

– Бу бик авыр сорау. Ничә тапкыр кычкырган, күпме вакыт үткән – монда бөтенесен карарга кирәк. Әгәр ачуланышканнан соң икенче көнне үк дуслашсагыз, бик әйбәт. Әгәр озакка киткән икән, инде икенче мәсьәлә. «Син миңа хатын түгел» кебек сүзләр алар кайчакта талакның синонимы санала, шуңа күрә азагын уйлап сөйләшү кирәк. Шикләнгән очракта хәзрәт белән киңәшеп алу артык булмас.

– Ирем чамасыз көнли башлады. Югыйсә, бер сәбәп тә биргәнем юк. Эшкә йөрмәвемне, өйдә генә утыруымны таләп итә. Хезмәттәшләрем арасында ир-атлар булуы да борчый аны. Түзәр хәлем калмады. Иремнең көнләшүе сәбәпле аерылырга карар кылсам, гөнаһ буламы?

– Аллаһ рөхсәт иткән, әмма иң яратмаган әйбер – ул аерылу. Һәрбер ир көнли. Димәк, ул сезне бик ярата. Ирегезне эшегезгә чәйгә чакыру, хезмәттәшләрегез белән таныштыру урынлы булыр, бәлки. Кемнәр белән эшләгәнегезне күрсен. Аерылышу гына мәсьәләне хәл итмәс. Үзегезне нык яраткан ирегез белән горурланыгыз, гаиләгезне сакларга тырышыгыз.

– Яшьләрнең кулыннан телефон төшми хәзер. Һәр адымнарын социаль челтәргә элү җитмәгән, балаларын да фотога төшереп куялар бит. Киленем дә шулай итеп гел оныкларымның фотосын элә. Мактану татар халкына хас сыйфат түгел, шуның өстенә күз тияр дип тә куркам. Динебез бу хакта ни ди?

– Кайбер блогерлар гел матурлык куялар. Беркем дә өй җыештырганын, бала штаннарын юганын куймый. Моның начарлыгы юк. Тик менә күз тию дигәннәре хак. Хәтта «Кара әле, бу эшем ничек уң бара», –
дип, үз-үзебезгә дә күз тидерергә мөмкинбез. Сезне карап баручы кешеләр арасында да төрле кешеләр бар бит, күз тиюдән сакланырга тырышу дөрес булыр. Балалар фотосын да эләргә ярамый дип әйтмим. Ләкин чама хисе, фикерләү, кайсы очракта күз тию бик ихтимал дип уйлану бик урынлы. Русча бик матур гыйбарә бар: «Счастье любит тишину».

– 10 яшьлек балам, урамда хәер сораучыны күрсә, барысына да акча бирмәкче. Кайчакта аларга ышанып та җитмим, кайчакта өләшерлек акчам да булмый. Ярдәм итмәсәм, улым каршында уңайсыз: үз мисалыбызда мәрхәмәтлелек тәрбияләргә тиеш бит без. Кайсы очрак-
ларда соранучыга сәдака бирмәү дөрес була?

– Пәйгамбәребез әйтә: соранып тору – гөнаһ. Шул хәлдән Ходай сакласын. Сәдака бирмәүдән гөнаһ юк. Кесәгездә ни бар: хөрмәме, конфетмы – шуның ишене бирегез. Сезгә савабы булыр, балагыз каршында да уңайсыз хәлдә калмассыз.

– Танышларым язылышмыйча, никахсыз гына яшәделәр дә бер елдан никах укыттылар. Бу никах дөрес булырмы?

– Әгәр бөтен шартлары туры килсә, никах укыту, әлбәттә, дөрес булыр. Ә менә бер ел никахсыз тору – зур гөнаһ, анысыннан саклансак иде. 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.