Логотип Магариф уку
Цитата:

Зөлфирә Трегулова хезмәттәшлекне киңәйтергә чакырды

“Татар-информ” агентлыгында Третьяков галереясы генераль директоры Зөлфирә Трегулова катнашында матбугат җыелышы булып узды. Анда Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова, Татар...

“Татар-информ” агентлыгында Третьяков галереясы генераль директоры Зөлфирә Трегулова катнашында матбугат җыелышы булып узды. Анда Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова, Татарстан Республикасы Сынлы сәнгать музее җитәкчесе Розалия Нургалиева катнашты.
Матбугат җыелышы мәдәнияттә цифрлаштыру эшләренең барышына багышланды.
З. Трегулова Татарстан белән хезмәттәшлек итүнең киңәя баруына шатлануын белдерде, килешүне тагын биш елга озайтачакларын җиткерде.  “Казанны без ниндидер провинция дип санамыйбыз. Россия шәһәрләрендә генә түгел, чит илләрдә күргәзмәләр оештырганда да Татарстан тарафы тәкъдим иткән эшләрне бик теләп файдаланабыз. Әйтик, күптән түгел Германиядә, Потсдамда уздырылган күргәзмәдә казанлылар тәкъдим иткән картиналар, тәгаен алганда Роберт Фальк эшләре зур кызыксыну уятты. Гомумән, без соңгы елларда күп вазифалы мәдәният үзәгенә әйләнә барабыз”, – дип сөйләде анда Мәскәү кунагы.
Хәзер кеше виртуаль дөньяга күнекте, дип соңгы елларда интернет мәйданда киң эшчәнлек җәелдергән мәскәүлеләр. Бу гаҗәп тә түгел. Пандемия чорында күп кенә музейлар өстәмә белем бирүче программалар нигезендә эшләде. Журналистларның, мондый эшчәнлек җәмәгатьчелекне музейлардан биздермиме, дигән соравына, киресенчә, халыкта кызыксыну гына уята, үз күзең белән килеп күрүгә җитми ич инде; шулай да кызыксынучыларның, абунәчеләребезнең 42–43 проценты чит төбәкләрдән, аларның күбесе килеп карый алмый, дип җаваплады Зөлфирә ханым.
Аңардан Петербург рәссамы Фәйзерахман Әминов иҗатын, музыка сәнгатендә яңа юнәлеш – төсле музыканы башлап җибәргән шәһәрдәшебез Булат Галиев мирасын, якташыбыз Николай Фешин иҗатын пропагандалауга өлеш кертүләрен ишетү дә күңелле, билгеле. Күз тимәсен: рәсем сәнгатен пропагандалау белән генә чикләнмичә, елына өч музыка фестивале уздыра икән третьяковлылар.
Третьяков галереясында цифрлаштыру эшләре нинди дәрәҗәдә соң? Әлеге сорауга Зөлфирә ханым: “Эрмитаж галереясы кебек сәнгать учаклары белән чагыштырганда, бездә берничә миллион түгел, ике йөз мең генә әсәр саклана. Инде алар цифрлаштырылып бетерелде. Моңа дәүләттән максатчан программа буенча акча бирелә”, – дип җавап бирде. Р. Нургалиева да үзләрендә әлеге эшнең вакытында тәмамлануын белдерде. “Хәер, музей даими рәвештә яңа әсәрләр белән тулыландырылып торыла. Дүрт ел элек бездә 25 мең әсәр булса, бүген 28 меңнән артып китте”, – диде Розалия ханым.
Зөлфирә ханым ахырда Татарстандагы башка музейларны да галерея белән хезмәттәшлек итәргә, аерым алганда, музей хезмәткәрләренең белемен арттыру курсларында катнашырга чакырды.

Рәшит МИНҺАҖ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ