Логотип Магариф уку
Цитата:

Җәлил призына көрәш башланды

Каһарман шагыйрь Муса Җәлил призына “Ватаным Татарстан” газетасы гамәлгә куйган татар көрәше тантаналы төстә ачылуын 18 март көндезендә көтсәк тә, ул шул көн иртәсендә үк башланып китте. “Ачылганчы ук...

Каһарман шагыйрь Муса Җәлил призына “Ватаным Татарстан” газетасы гамәлгә куйган татар көрәше тантаналы төстә ачылуын 18 март көндезендә көтсәк тә, ул шул көн иртәсендә үк башланып китте. “Ачылганчы ук башлаганнар,” – дип үзара гәпләшеп алды көрәш карарга килгән халык. Чынлап та, ярышлар 18 март җомгасының иртәнге тугыз тулуын көтеп торган кебек, бик тиз башланып китте - берсеннән-берсе таза, көчле 400гә якын көрәшче өч көрәш келәменә бүленеп, тиз генә тотып бил алышырга кереште. Арада чистп җиңүчеләр дә күзгә чалынды, активлык белән балл туплап өстен чыгучылар да күренде. Хәтта җиңеп барганда, травма алып, оттыручылар да булды. Менә көндез дә җитте. Сәхнәгә көрәшнең Муса Җәлил исеменә багышланганын искәртеп, артистлар күтәрелде. Әнә, Сөмбел Кашшапова Нәҗип Җиһановның Җәлил шигыренә язган “Тик булса иде Ирек”, Рөстәм Насыйбуллин Заһид Хәбибуллинның Муса шигыренә язган “Сагыну” җырын сузды. Солдат киеменә киенгән бер төркем театр артистлары Җәлилнең батырлык, туган ил турында язган шигырьләрен укыды. Келәм янында кулларына сөлге урагын көрәшчеләр янында Ватан азатлыгы кан койган сугышчылар образын күрү тетрәндергеч иде, әлбәттә. Бу минутларда гади көрәш сөлгесенең Ватан азатлыгы өчен көрәшкә чакыру символы булып тоелуы Җәлил призына көрәшүче егетләрнең рухына бик тә туры килә иде!
Турнирны ачканда Татарстан Дәүләт Советы Рәисенең беренче урынбасары , Татарстан Көрәш федерациясе Президиумы рәисе Марат Әхмәтовның татар көрәшен милләтебезнең рух ныклыгын кысып тотучы билбау дип атавы гына да әлеге ярышларга нинди бурычлар йөкләнүен аңлыйсың. Тантана спорт министрлыгы җитәкчелегенең 2021 елгы иң оста көрәшчеләргә, хөкемдарларга, спорт журналистларына бүләкләр тапшыру белән дә истә калды. Россия һәм Татарстан гимннары яңгыраганнан соң, көрәш тагын дәвам итте. Әмма аларның иң әһәмиятлесе иртәгә булачак.

Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ