One thought on “Түбән Кама – Тукай варислары мәркәзе

  1. Тукайны сагыну

    Нурзия МИРХАЗОВА

    Җир шарының көньягыннан,
    Яз җилләре агыла.
    Көтеп алам яз айларын –
    Якын алар җаныма.

    Кошлар сайрый өзеп-өзеп,
    Гөрләвекләр җыр суза.
    Иртә таңнан өй буенда
    Тамчы бии кубызга.

    Өмет белән ишәюләр
    Көткәндә һәр ояда,
    Аңлап халкың уй-хисләрен
    Син тугансың дөньяга!

    Шул чакларның моң-аһаңе
    Безгә килеп тоташа.
    Без карыйбыз бу җиһанга
    Синең иҗатың аша.

    Туган җирләр илһам биргән,
    Моң алгансың халкыңнан.
    Синең иҗат кыйммәт безгә –
    Кыйммәт мәрҗән, алтыннан.

    Шундый ай бу, һәр исәне
    Кайта туган ягына.
    Шушы көннәр җитте исә –
    Күңел сине сагына!

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.