Логотип Магариф уку
Цитата:

Удмурт шагыйре Алексей Арзамазов: «Казанга килгәч, татар телем уянып китте!»

Татарстан Язучылар берлегендә шагыйрь, публицист, тәрҗемәче, филология фәннәре докторы, Россия фәннәр академиясенең Урал бүлекчәсе Удмурт тарих, тел һәм әдәбият институты әйдәп баручы фәнни хезмәткәре...

Татарстан Язучылар берлегендә шагыйрь, публицист, тәрҗемәче, филология фәннәре докторы, Россия фәннәр академиясенең Урал бүлекчәсе Удмурт тарих, тел һәм әдәбият институты әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Алексей Арзамазов белән очрашу булып узды.20171208_154331


Казанга “Иске Татар бистәсе” Арт-Резиденциясе чакыруы буенча килгән Алексей үзлегеннән татар телен өйрәнгән. “Мин бик дулкынланам. Татар халкының мондый олуг шәхесләре алдында беренче тапкыр татарча сөйләшәм. Үзем татар булмасам да, чын күңелдән татар теленә, татар әдәбиятына гашыйк булган кешемен. Яшүсмер чагымнан ук татар әдәбияты, мәдәнияты белән кызыксынам. Ләкин, кызганычка каршы, соңгы елларда миңа татарча сөйләшү, аралашу практикасы җитми. Казанга килгәч, татар телем уянды. Биредә татар телем камилрәк булыр дип өметләнәм”, – диде кунак.


 “Иске Татар бистәсе” Арт-Резиденциясен оештыручы, язучы Илдар Әбүзаров әйтүенчә, Алексей Арзамазов – Идел буендагы җирле халыкларның тел һәм әдәбияты мәсьәләләре белән шөгыльләнүче уникаль шәхес. Ул шулай ук Россиянең милли әдәбиятка ярдәм итү федераль программасы эксперты булып тора. Әлеге программа 2015 елдан эшләп килә. Аның кысаларында илдә яшәүче халыклар телләрендә иҗат ителгән әдәбиятка, аларны сыйфатлы тәрҗемә итү мәсьәләсенә шактый зур игътибар ителә. Эш нәтиҗәсе булып, “Россия халыкларының заман әдәбияты. Поэзия” антологиясе дөнья күргән инде. Ул – Россия халыкларының илле җиде телендәге әсәрләрне һәм аларның рус теленә тәрҗемәсен үз эченә алган илдә генә түгел, дөнья күләмендә тормышка ашырылган бердәнбер проект.


Алексей Арзамазов киләчәккә планнары белән дә уртаклашты. Удмурт теле һәм әдәбияты факультетын тәмамлаган Алексей Арзамазов Казанга заман татар шагыйрьләренең шигырьләрен фин- угор телләренә тәрҗемә итү, хәзерге заман  татар әдәбиятына багышланган фәнни хезмәт язарга, шулай ук “Россия халыклары әдәбияты: исемнәр, проблемалар, контекстлар” фәнни монографисен тулыландыру максаты белән килгән.


Шулай ук ул очрашуга килгән татар әдипләре белән көн кадагындагы мәсьәләләр буенча фикер алышты.


Мәгълүмат өчен: күптән түгел ачылган “Иске Татар бистәсе” Арт-Резиденциясе дөньякүләм танылу алган язучыларны, рәссамнарны Казанга чакырып, башкалабыз тормышын өйрәнүне, иҗади очрашулар оештыруны күздә тота. Әлеге проектның төп максаты – татар әдәбияты һәм сәнгатен дөньякүләм дәрәҗәгә күтәрү.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ