Логотип Магариф уку
Цитата:

Уку елы башланды, репетитор табыгыз!

Укытучыга өстәмә ярдәм кирәкме? Яңа уку елы башында репетитор яллауның уңай һәм тискәре якларын ачыкларга булдык.Лидия Константинова, Мамадыш районы Үсәли урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укы...

Укытучыга өстәмә ярдәм кирәкме? Яңа уку елы башында репетитор яллауның уңай һәм тискәре якларын ачыкларга булдык.


_MG_6126 - копия(1)Лидия Константинова, Мамадыш районы Үсәли урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы:


– Мин репетитор хезмәтен инкарь итмим. Беренчедән, репетиторлыкка тәҗрибәсе, тирән белеме булган укытучылар гына алына дип уйлыйм. Ул бит түләүле хезмәт. Шуңа да түләнгән хакның нәтиҗәсе өчен ул да җаваплы. Икенчедән... Әйтик, сайлап алына торган фәннәр арасындагы җәмгыять белеме шактый катлаулы фән. Аны җиңел фән дип сайлаучылар нык ялгыша. Бердәм дәүләт имтиханнарын бу фәннән даими дәрес хәзерләп йөрүчеләр берсүзсез бирә ала дип тә әйтергә куркам. Чөнки бу фән эчендә тагын бик күп фәннәрнең нигезе ята. Үзләштерәсе материалның күләме бик киң. Укучы шушы күләмне 9 нчы сыйныфка кадәр атнага бер дәрес, ә югары сыйныфларда атнага ике дәрес белән үзләштереп бетерергә тиеш. Бу исә чынбарлыкта мөмкин түгел, шуңа күрә дәрестән тыш вакытны да файдаланырга туры килә. Бөтен укучының үзләштерү мөмкинлеге дә төрле бит әле. Барлык укучыларның да үз белемен күтәрү дәрәҗәсе дә, тырышлыгы да төрлечә. Шуңа күрә репетитор ярдәме кирәк дип әйтәм. Ләкин репетитор биргән белем БДИ балларының бик аз процентын гына арттыра дигән фикерне дә укыганым бар. Үҗәтләнеп тырышкан, фән укытучысы сүзенә колак салган бала әти-әнисенең акчасын чыгармыйча да югары баллар белән имтиханны бирә ала, билгеле. Хәзер дәрестән тыш шөгыльләнгән балага мөмкинлекләр бихисап. Әзерлек китапларының ниндие генә юк. Ышанычлы интернет чыганаклар бик файдалы. Безнең районда, мәсәлән, югары сыйныф укучылары өчен иң тәҗрибәле укытучылар һәр атна ахырында дәресләрдән соң БДИга әзерлек курслары оештыра. Балалар ошатып, теләп йөри. Димәк, файдасы бар.


ХАЛИКОВА ФИДАЛИЯ ДАМИРОВНА 24.08.17Фидалия Халикова, Казан федераль университеты каршындагы IT-лицей укытучысы, педагогика фәннәре кандидаты:


– «Репетитор» сүзе кабатлау мәгънәсендә тәрҗемә ителә. Укучы һәм укытучының үзара хезмәттәшлегенә нигезләнгән белем алуның әлеге үзенчәлекле формасы бүгенге көндә бик популяр булып санала. Шулай да һәр очракны уңай һәм тискәре яклары белән бәяләргә мөмкин дип уйлыйм.


Уңай яклары:


- кайбер укучылар өчен шәхси шөгыльләнү стрессны киметә, мотивлаштыра;


- укучының теләгенә карап барлык темалар буенча да кабатлау мөмкинлеге булганлыктан, билгеле бер күләмдә белем алырга булыша;


- репетиторлар ярдәме белән теләгән уку йортына керү мөмкинлеге арта;


- репетиторлык белән шөгыльләнү укытучылар өчен өстәмә керем чыганагы булып тора.


Тискәре яклары:


- дәрестән тыш (даими) репетиторлык белән шөгыльләнгән укытучылар, вакыт җитмәү сәбәпле, үзләре эшли торган мәктәптә югары күрсәткечләргә ирешә алмаска мөмкин;


- репетитор үткән материалны кабатлау нәтиҗәсендә, укучыда аерым темалар буенча белем-күнекмәләрен алырга булыша. имтиханга әзерлек мисалында карасак, аерым тема буенча биремне чишү күнекмәләре генә шомартыла;


- репетиторларның күбесе фәнне тирәнтен өйрәтергә омтылмый, бәлки имтиханны яхшы биреп, профиль буенча уку йортына керү өчен генә әзерли;


- репетитор белән әзерләнеп, имтиханны бик югары баллга тапшырып та югары уку йортында начар укучы студентлар очрый.


Күпме кеше, шулкадәр үк фикер. Шәһәр мәктәбе белән авылныкын да чагыштырып булмый бит әле. Шәһәрдә репетиторны сайлау мөмкинлеге күбрәк: яшәү урынына якынлыгына, я булмаса укытучының тәҗрибәсенә, баланың аны кабул итүенә (бу да мөһим!) карыйсың. Ә авылда фәннәрне татарча үзләштергән бала шул ук имтиханны рус телендә бирергә әзерләнә. Бу очракта, каядыр репетиторга алып бару өчен машиналы булу кирәк, телисеңме-теләмисеңме, кабаттан шул ук үз укытучыңа барырга туры килә.


Сулейманов фото


Рамил Сөләйманов, Аксубай районы Иске Ибрай урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы:


– «Авыл мәктәбендә укучы балага репетитор кирәкме?» дигән сорауга берьяклы итеп, «кирәк» яисә «кирәкми» дип җавап биреп булмый. Ул бик күп факторларга: укучының белем дәрәҗәсенә, әти-әнинең кесә калынлыгына, укытучының һөнәри осталыгына һәм мәгариф өлкәсендәге вәзгыятькә бәйле. Бердәм дәүләт имтиханы биремнәре мәктәп программасыннан бик күп читкә тайпыла. Саф татарча белем алып, рус телендә имтихан тапшыручы бала җәмгыять белеменнән һәрвакыт яңарып торучы терминнарны һәм икътисади процессларны аңламый. Дәресләргә бүлеп бирелгән сәгатьләр саны эчендә генә укучыны имтиханга тиешенчә әзерләп булмый. Әлеге очракта репетитор ярдәме кирәк! Авыл мәктәпләрен профильләштерү әлеге мәсьәләдә сайлау мөмкинлеге калдырмый башлады. Югары белем алырга теләгән, авылда укырга калырга теләгән укучы, мәктәп сайлап алган профиль фәнен укырга мәҗбүр ителде. Республикабызда БДИ күрсәткечләрен күтәрү мәсьәләсе профиль фәннәрен сайлау мөмкинлеге тудырылмаган авыл укучысы җилкәсенә төште. Мәктәп сайлый торган вариатив сәгатьләр профиль фәннәрен укытуга бирелә. Мәсәлән, быел 11 нче сыйныфта химия һәм биология профилендәге укучы җиде укучының бишесе җәмгыять фәненән имтихан бирүне сайлады. Ул укучыларны кайда һәм ничек әзерләргә? Түгәрәк кыскартылды, атнасына 2 сәгать программа эчендә мөмкин түгел, үз укучыларыңа репетитор булу рөхсәт ителми. Шулай булгач,  әти-әни телиме-юкмы, читтән репетитор эзләргә тиеш булачак!


Ата-аналарның фикеренә дә колак салыйк:


ЛилияЛилия Хисмәтова, Арча:


– Яшәү урынын алыштыруыбыз сәбәпле, мәктәптән мәктәпкә күчәргә туры килде. Шунлыктан кайбер фәннәрдән улым арттарак кала башлады. Математикадан репетиторга йөрдек, файдасы тимәде дип әйтә алмыйм. Шулай да, әгәр бала дәрес калдырмый, даими шөгыльләнеп бара икән, репетитор кирәкми дип уйлыйм.


Чулпан Сибгатуллина, Казан:


– Кызым быел 11 нче сыйныфны тәмамлады. Биологиядән бик көчле укытучыга йөрдек. Алган белемнәр булышты дип саныйм. Кайбер репетиторлар тиешле сәгатьне үткәрә дә, «шалт», баланы ишектән чыгарып җибәрү ягын карый. Теманы аңлатып бетерәме-юкмы, анда эше юк! Без шөгыльләнгән укытучы киресенчә, имтиханнарның нәтиҗәсе булып, бала югары уку йортына укырга кергәнче шалтыратып белешеп торды.


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ