Логотип Магариф уку
Цитата:

Укучыларның сочинениеләренә Россия вузлары бәя бирәчәк

РИА «Новости» хәбәр иткәнчә, югары уку йортлары абитуриентларның иҗади эшләрен баллар белән бәяләячәк.РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан эшләнгән дәүләт йомгаклау аттестациясе тәртибе укучыларн...

РИА «Новости» хәбәр иткәнчә, югары уку йортлары абитуриентларның иҗади эшләрен баллар белән бәяләячәк.


РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан эшләнгән дәүләт йомгаклау аттестациясе тәртибе укучыларның йомгаклау сочинениесен декабрьдә язачагын билгеләп үтә. Иҗади эш өчен “зачет” яки “незачет” куела. Бердәм дәүләт имтиханын бары тик “зачет” куелган кешеләр генә бирә алачак.


“Сочинение йомгаклау аттестациясенең бер өлеше булып торачак. Безнең тәкъдим буенча, ул мәктәптә зачет һәм незачет дип бәяләнәчәк. Аннан соң чыгарылыш сыйныф укучылары әлеге сочинениеләр белән вузларга барачак. Иҗади эшләрне югары уку йортлары балларда бәяли”, - диде министр РФ мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов.


Министр фикеренчә, мәктәпләргә сочинениене кайтару бик мөһим. “Без чыгарылыш сыйныф укучысы дөрес рус телендә үз фикерләрен белдерә белергә, үз фикерендә нык торырга тиеш дип саныйбыз”, - диде министр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: сочинение язарга әзерләнү өчен, ниндидер җыентыклар әзерләп чыгару күз алдында тотылмый.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ