Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучы фикере: заман сүзләрен куллану отышлымы?

Вакыт барган, замана үзгәргән саен телгә яңа сүзләрнең үтеп керүе - гадәти хәл. Чөнки һәр өлкәдә үсеш-үзгәрешләр булып тора. Яңа предмет-күренешләр белән бергә яңа сүзләр барлыкка килә. Бүгенге көндә...

Вакыт барган, замана үзгәргән саен телгә яңа сүзләрнең үтеп керүе - гадәти хәл. Чөнки һәр өлкәдә үсеш-үзгәрешләр булып тора. Яңа предмет-күренешләр белән бергә яңа сүзләр барлыкка килә. Бүгенге көндә төрле өлкәләргә караган чит тел (күбесенчә инглиз теле) сүзләренең рус теленә, аның аша татар теленә дә үтеп керүе аеруча еш күзәтелә башлады. Сөйләмебездә чит тел сүзләре байтак. Мәсәлән, пиар дип нинди дә булса компания яисә брендны рекламалауны атыйлар. Реклама шигарен слоган диләр. Ә супермаркет, гипермаркетларда товар белән эш итүчене мерчендайзер дип атау гамәлгә керде. Ниндидер эшне башкарып чыгарга кирәк булган соңгы срокны дедлайн диләр. Мондыйларга тагын хэдлайнер, копирайтинг, кофе-брейк, рейтинг, скриншотфлешмоб һ.б. кертергә була.


WhatsApp Image 2018-03-16 at 10.25.29


Замана да үзенекен итә. Телгә Интернет, социаль челтәрләр, гаджетлар белән бәйле сүзләр үтеп керә. Мәсәлән, лайфхак, троллинг, хейтер, селфи, фэйк, хештег сүзләре белән Интернет челтәренең актив кулланучылары таныш.


Мондый сүзләр телебездә гаять күп. Аларны без сөйләмебездә бик еш кулланабыз. Кайбер сүзләрнең телебездә тиңдәше булса да, чит телдән кергәннәренә өстенлек бирәбез. Заманча яңгырый, янәсе. Бигрәк тә бу яшьләр арасында киң чагыла.


КФУ галимнәре фикеренчә, алынмалардан баш тарту урынсыз. Алар һәр телдә дә бар һәм булачак. Алынмаларның күпчелеген үз телебездә сүзтезмә белән яки аңлатма рәвешендә генә бирергә мөмкин. Шул сәбәпле чит тел сүзен куллану уңайлырак. Мондый сүзләрне белдерү өчен телебездә яңа сүзләр уйлап табу да бүгенге көндә бик пассив. Яңа сүз уйлап табылган очракта да аның язмышын кулланучылар хәл итә. Чөнки әгәр халык тәрҗемәне кабул итми икән, димәк, бу сүз кулланышка кереп китә алмаячак. Мәсәлән, “компьютер” сүзен “санак” дип, “клавиатура” сүзен “төймәсар” дип тәрҗемә итеп карасалар да, бүгенге көндә сөйләмдә бу сүзләрне ишетермен димә.


Ә менә укытучылар укучылары белән аралашканда бүгенге яңа алынмаларны куллануга ничек карыйлар икән? Бу сорау белән Казан шәһәренең Татар телендә белем бирүче 27 нче гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Эльвина Нәҗиповага мөрәҗәгать иттек:


- Бүгенге укытучы заман сулышын тоеп, үзенең фәненә хилафлык китермичә белем бирергә зарур. Чит телдән кергән термин сүзләрне нишләп әле без чикләргә тиеш? Без – мөгаллимнәр – аларны үз телебез белән параллель куеп алып барырга тиешле. Укытучы һәрвакыт үзен бөтен яклап та үстереп, баетып торырга тиеш дип уйлыйм. Үз телебезне дә без бит чит ил вәкилләренә үз телләре аша җиткерәбез, –  дип белдерде ул җавабында.


Күп алынмалар куллану телнең пычрануына китерсә дә, алардан качып котылырга мөмкин түгел. Шулай да чамасын белик, җәмәгать.


Әйдәгез әле, бергәләп бүгенге көндә телебездә актив кулланыла торган алынмаларны барлап карыйк:


байопик –фильм-биография


коуч – тренер


лайфхак – файдалы киңәш


троллинг – Интернет челтәрендә кемне дә булса мыскыл итү яки социаль провакацияләү төре


хейтер – кемнедер яки нәрсәнедер күрә алмаучы кеше


селфи – үз-үзеңне фотога төшерү


фэйк – ясалма әйбер (социаль челтәрләрдә ялган битләр)


хэдлайнер – нинди дә булса чарада халыкның игътибарын иң күп җәлеп итүче катнашучы (гадәттә аның исеме афишада языла)


спикер – конференция, вебинар, киңәшмәләрдә чыгышясаучы


скриншот – компьютер яки телефон экраны фотосы


спойлер – әдәби әсәр, фильм, компьютер уеннары эчтәлеге турындагы мөһим мәгълүматларны алдан белү


слоган – реклама шигаре


фотосет – фотосессия


Ә сез хезмәттәшләрегез белән аралашканда тагын ниндиләрен кулланасыз? Комментарий рәвешендә языгыз әле.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Соңгы вакытта җитәкче дедлайн сүзен еш куллана башлады. Аны ишетүгә йөрәк дөп-дөп тибә башлый Автор: Алсу

    БАШКА ЯЗМАЛАР

    Ишетми калмагыз

    Аудиоязмалар

    • Гильм Камай

    • Җәлилнең якын дусты

    • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

    • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


    ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ