Урыссу бистәсенең педагогы - Бөтенроссия “Әкияти могҗизалар дөньясы” фестивале дипломанты
Балалар иҗаты үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Регина Синәгулова Бөтенроссия “Әкияти могҗизалар дөньясы” фестиваленең беренче дәрәҗә дипломанты булды. Бу хакта "Ютазы таңы" газетасы яза.Үзәкнең укы...
Балалар иҗаты үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Регина Синәгулова Бөтенроссия “Әкияти могҗизалар дөньясы” фестиваленең беренче дәрәҗә дипломанты булды. Бу хакта "Ютазы таңы" газетасы яза.
Үзәкнең укыту-тәрбия эшләре буенча директоры урынбасары Раилә Гыйззәтуллина билгеләп үтүенчә, Регинага дипломант булырга, һичсүзсез, таланты, төрле дисциплиналарны өйрәткәндә, балаларга ярдәм итү теләге һәм укучыларга зур мәхәббәте ярдәм иткән.
Комментарийлар