Логотип Магариф уку
Цитата:

«Яхиннар йолдызлыгы» турында яңа китап дөнья күрде

Каюм Насыйрига тиң булган Таиб Яхинны, Татарстанның Дәүләт гимны авторы, композитор Рөстәм Яхинны, халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиевне, җырчы Мәрьям Рахманкулованы, язучылар Мәгъсүм Насыйбуллин белән Гөл...

Каюм Насыйрига тиң булган Таиб Яхинны, Татарстанның Дәүләт гимны авторы, композитор Рөстәм Яхинны, халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиевне, җырчы Мәрьям Рахманкулованы, язучылар Мәгъсүм Насыйбуллин белән Гөлчәчәк Галиеваны үзара нәсел җепләре берләштерә.


яхин 1Бу – һич тә арттырусыз: гаҗәпләнерлек тә түгел. Аларның барысы да халкыбыз тарихында, аның мәдәниятендә, мәгърифәтендә һәм сәнгатендә кабатланмас эз калдырган атаклы «Яхиннар йолдызлыгы» нәсел-ыруыннан. Бу нәсел шәҗәрәсенә нисбәтле ничаклы дин әһеле, мәгърифәтче, галим, язучы һәм журналист, сәнгать эшлеклесе! Шулай дип әйтергә тулы нигезебез дә бар. Галим һәм шагыйрь Ринат Нуруллинның әле яңа кына «Ихлас» нәшриятында басылып чыккан «Яхиннар» дигән бик тә уникаль китабына гына күз салыгыз әле бер. Әлеге китапта «Яхиннар йолдызлыгы»на нисбәтле 380 ләп олпат шәхеснең гыйбрәтле язмышлары, кылган гамәлләре, аларның дәвамчылары турында мавыктыргыч итеп сөйләнелә. Бу китапның һәр битендә ошбу нәсел шәҗәрәләренә бәйле буыннардан-буыннарга күчеп килгән күпме рухи мирас, тетрәндергеч мәгълүматлар! Аңарда һәр факт, коры сүз генә булып калмыйча, архив документлары, фоторәсемнәр белән дәлилләнеп барылган. Чыннан да, Яхиннар дигән бу атаклы нәсел-ырудагы олпат шәхесләрнең күплегенә, аларның бу дөньяда калдырган изге эш-гамәлләренә шаккатмалы! Бер нәсел кешеләре генә үзләре! Алар мисалында татар халкының никадәр тырыш, киң эрудицияле, күпме генә каһәрләсәләр һәм каһәрләнсәләр дә, КЕШЕ булып кала белгән олуг милләт булуын ачык тоемлыйсың. Хәзерге Кукмара районының Байлангар авылына нигез салудан башлаган, шулай ук Яхиннар шәҗәрәсенең башланмасы булган Байтәвәккәл варислары арасында нинди генә шәхесләр юк һәм аларны дөньяның кайсы гына кыйтгаларында очратмыйсың! Имам Хәбибулла бине Яхъя Күкчәви; педагог, тәрҗемәче, фольклорчы Таиб Яхин; опера җырчысы, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Мәрьям Рахманкулова; язучы, тәрҗемәче, лөгатьче Солтан Рахманколый; композитор, СССРның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Рөстәм Яхин; язучы Мөхәммәт Гали; журналист Мөхәммәд Яхин; күп кенә детектив әсәрләр авторы, язучы Мәгъсүм Насыйбуллин; Татарстанның халык язучысы, әдәбият галиме һәм тәнкыйтьче Мөхәммәт Мәһдиев; язучы-прозаик, укытучы Гөлчәчәк Галиева; шагыйрь һәм дин эшлеклесе Илдар Яхъя; үзешчән рәссам, укытучы Үзбәк Яхин һ.б. «Яхиннар» китабында аларның һәркайсының гыйбрәтле язмышы татар мәгърифәте һәм татар мәдәниятенә керткән фидакарьлеге яктылыгында бәян ителә, шунысы белән ул безгә аеруча кыйммәт. Моңарчы бу шәхесләрнең үзара кан туган булуы исбатланмаган һәм Яхиннар династиясе тулысынча ачылмаган иде.


Соңгы елларда татар тарихына, шәҗәрәләр төзүгә багышланган күп кенә китаплар дөнья күрде. Шулай да Ринат Нуруллинның әлеге «Яхиннар» китабы үзенең фәнни эшләнелеше, мавыктыргыч, әмма халыкчан тел белән язылуы, фактик материалларга бай булуы бәлән аларның күбесеннән бер башка югары. Шуңа да бу басма татар тарихы, шәҗәрәләре, Казан артының үткәне һәм бүгенгесе белән кызыксынучылар, аерым алганда, Яхиннар династиясе вәкилләре тормышы белән аеруча тыгыз бәйләнгән Кукмара, Саба, Теләче, Арча, Балык Бистәсе, Лаеш, Буа төбәкләре мөгаллимнәренә, киң катлау укучылары өчен өстәл китабы булыр, дип өметләнәм. Яңалык буларак, Р.Нуруллин, Яхиннар династиясен халкыбыз өчен ачып, шушы нәселгә игътибарны юнәлтә.


Бар гомерен Казан дәүләт энергетика университетында яшь буынга гыйлем бирүгә багышлаган, шул ук вакытта безне 19 китап язып сөендергән (аларның күбесе – техник әдәбият) галим, техник фәннәр кандидаты, Татарстанның атказанган уйлап табучысы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Ринат Нуруллин моңарчы яшүсмерләрне «Өч бүре һәм өч сарык», «Альпинист үрмәкүчләр», «Камыр батыр» дигән үзенчәлекле шигъри китаплары белән сөендергән иде. Аның бу китабы да бик күпләр өчен көтеп алынган күчтәнәч булачак.


Таһир Сабирҗанов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ