Логотип Магариф уку
Цитата:

Яшь татар теле укытучылары ни хәлдә?

Бүгенге татар теле вәзгыяте Татарстанда бик зур шау-шу куптарды. Республикабызда гына түгел, дөньяның төрле почмакларында сибелеп яшәгән татарлардан да телне яклап чыгышлар яңгырады. Татар теле укытуч...

Бүгенге татар теле вәзгыяте Татарстанда бик зур шау-шу куптарды. Республикабызда гына түгел, дөньяның төрле почмакларында сибелеп яшәгән татарлардан да телне яклап чыгышлар яңгырады. Татар теле укытучылары өчен бу аеруча бик зур тетрәнү булды. Ә менә кичәге татар филологиясе студентлары ни хәлдә икән? Туган телебез укытучылары булырга хыялланган яшьләргә нишләргә?


WhatsApp Image 2017-11-17 at 10.15.53


Быел гына КФУның Г. Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбен тәмамлаган танышым үз хәле белән уртаклашты. Яңа уку елыннан ул рус балаларына татар телен укытучы булып Казандагы бер мәктәпкә эшкә урнашкан иде. Үз эшен бик яратып, кызыксыну белән башкара башласа да, аңа бу эштә озакка калу язмаган икән. Татар теле укытучылары кыскартылу сәбәпле, яшь мөгаллим булгач, танышым да «үз теләге белән» эштән китәргә мәҗбүр булды. Әлбәттә, ул моны бик авыр кичерде. Беренче сентябрьдә яңа өметләр белән мәктәпкә килгән яшь белгечнең мөгаллимлек карьерасы тиз арада тәмамланыр дип һич тә уйламагандыр шул ул. “Эшемне инде яратып өлгергән идем. Балалар да дәрескә зур кызыксыну белән, яратып йөрде”, – дип сөйли танышым. – Алай да шунысы әзрәк күңелне юата: безнең буынның бер өлеше мәктәпкә эшкә кереп кала алды әле. Татар телен укытмасам да, мәктәптән китмәдем. Озайтылган көн төркемендә эшлим. Башлангыч сыйныфлар укытучысына переквалификация үтәргә җыенам. Ә менә хәзерге татар филологиясе студентлары укуны тәмамлагач нишләрләр? Аларның киләчәге нинди булыр? Әлегә бу мәсьәләдә ачыклык юк”з


Әйе, бүгенге көндә татар филологиясендә укып йөргән студентларның йөрәгендә ни икән? Юкка гына “Туган тел”не җырлап митингларга чыкмады бит алар. Юк, моны “киләчәктә эшсез калабыз” дип эшләмәде алар. Студентлар, яшьләр татар теленең язмышы, киләчәге турында борчылганга күрә урамнарга чыкты. Димәк, уртак фикер берләштерә, димәк, алардан бик яхшы, оста һәм җаваплы укытучылар чыгачак. Тик үзләре сайлаган һөнәр буенча эшләргә мөмкинлек булырмы соң аларга? Бу сорауга әлегә җавап табу кыенрак...  

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ