Логотип Магариф уку
Цитата:

Яшь журналистлар каләм чарлый, шигырь укый... (ФОТО)

 Шушы көннәрдә мәгърур Чулман елгасы ярларында утырган  Алексеевск бистәсенең   3 нче урта мәктәбе укучылары хозурында булып кайттык.   Биредә   шактый тәэсирле әдәби чара үтте. Уку елы азагында район...

 Шушы көннәрдә мәгърур Чулман елгасы ярларында утырган  Алексеевск бистәсенең   3 нче урта мәктәбе укучылары хозурында булып кайттык.   Биредә   шактый тәэсирле әдәби чара үтте. Уку елы азагында район, республика күләмендә төрле бәйгеләрдә катнашып, алдынгы урыннар яулаган укучылар чыгыш ясап, укытучыларына, әти-әниләренә бүләк ясыйлар икән. Инде бу традициягә кергән.


DSC_9887


Бәйрәмчә бизәлгән актлар залында алар бу көнне дә үз һөнәрләрен күрсәтте. Бигрәк тә мәктәптә шактый еллардан эшләп килүче “Яшь журналистлар” түгәрәге  егет-кызлары актив булды. Динара Вәлиева Г. Тукайның 130 еллыгы уңаеннан өйрәнгән “Сабитның укырга өйрәнүе” шигырен, Элвина Казилова - “Җәйге таң хатирәсе”н, Алексей Аляшев “Сагыныр вакытлар” шигырьләрен, Эвелина Секалина Ә.Фәйзинең “Тукай” романыннан өзекне сәнгатьле итеп сөйләде. Иркә Шәйхетдинова Ф.Кәримнең “Ант”ы тәэсирендә бабасы белән бергә язылган шигырен, ә Айназ Мирзагалиев үзе иҗат иткән  хикәясен тәкъдим итте. Матур җырлар, биюләр дә кичәне бизәде. Бию дигәннән, Урта Тигәнәле мәктәбенең “Глория” төркеме кызлары “Сандык” һәм “Умырзая” биюләре белән таң калдырды. Афәрин, кызлар!


Бу көнне укучылар күңелгә кереп калырдай тагын бер чыгыш әзерләгәннәр  һәм алар аны күптән түгел билгеләп  үтелгән Җиңү көне белән бәйләгәннәр. Камилә Хәсәншина кулындагы Рәхмәт хаты сугыш чоры баласы – ә бүгенге көндә тугызынчы дистәне ваклап килүче Иосиф абый Садыйковка аталган иде. Укучылар аның белән элек тә очрашып, тормыш юлын өйрәнгән булганнар. Язмышы булгандырмы: 6 айлык чагында әнисез, 4 яшендә әтисез калган ятимне туганнары үстерә. Ватан сугышы башланганда ул 1 нче генә сыйныф баласы була. Шул чорда рәсем ясау белән мавыга башлый. “Бу мавыгуым мине ачлыктан коткарып калды. Дәрестән соң лозунглар яза, декорацияләр бизи, рәсемнәр ясый идем. Шуның өчен укытучым Екатерина апа миңа һәр көнне бер телем ипи бирә иде”, - дип сөйли ул яшь журналистларга балачагы турында. Киләчәктә Мәскәүнең ул чактагы  Халык мәдәнияте университетының рәсем сәнгате бүлегендә белем алачагын, оста рәссам булып, картиналары республика күргәзмәләрендә куелачагын, “СССРның Мәдәният отличнигы”  исеменә лаек булачагын, әлбәттә, уена да китерә алмый.    Юеш Көрнәле авылында җәмәгате Асия апа белән көн күреп, ике ул үстереп,  6 оныгы, 2 оныкчыгы булган Иосиф абый үзе дә  мәктәптә көтеп алган кунак иде бу көнне. Төрле табигать күренешләре язылган  картиналары да тезелешеп, үзләренә тартып тора. Алар янында тукталып, сокланып, күңелгә ял аласың, туган як болыннарында, Чулмансу   ярларында йөргәндәй  хозурланасың. “ Елга буйларында, урман аланнарында йөрергә яратам. Кесәдә кәгазь-карандаш, кулда фотоаппарат – картиналарның  нигез өлеше шунда туа, ә өйдә инде киндергә төшерәм”, – ди тыйнак кына бик тә мөлаем иҗатчы агай. Гомере буе авыл клубы мөдире, киномеханик булып эшләгән, зәвыклы рәсемнәре белән күпме мәдәният йортлары, мәктәп, бакча диварларын бизәгән, бүген дә әлеге очрашуга машина белән үзе килгән Иосиф абый яшәү рәвеше белән һәр яклап яшьләргә үрнәк.


DSC_0063


Кичәнең икенче өлешендә укучылар матбугат көне уңаеннан республикада нәшер ителүче татар матбугаты, аерым алганда,  “Шәһри Казан” газетасы, “Мәгариф”, “Гаилә һәм мәктәп” журналлары  турында мәгълүмат алдылар, журналист һөнәренең үзенчәлекләрен белделәр. Үзләренең язмалары да районның “Таң” газетасында еш басыла икән. Мәктәпнең “Тәнәфес” исемле газетасын булдырганнар.  Ә инде Йолдыз апалары Шәрәпованың балалар дөньясының кызыклы якларын яктырткан шаян шигырьләре күңелләренә  бигрәк тә хуш килде.


300дән артык бала укучы рус мәктәбендә татар телендә шундый  эчтәлекле, киңкырлы  чаралар  үтүе  күңелне сөендерде. Ике дистә елга якын әлеге белем йортында татар теле һәм әдәбияты укытучы, шул ук вакытта “Яшь журналистлар” мәктәбен оештырып, бүгенге көндә дә яшь каләмчеләр белән эшләүче Роза ханым Кутуеваның  тынгысыз хезмәте бу. “Киләчәктә дә шушындый  очрашулар матур итеп оештырылыр, укучыларның активлыгы күзгә бәрелеп тора” – дип, балаларга уңышлар һәм күңелле каникуллар теләде район мәгариф бүлегенең милли мәгариф буенча методисты Равия ханым Мортазина.


Надия ШӘЙХЕТДИНОВА.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ