Логотип Магариф уку
Цитата:

Зәй укучылары кино төшереп карады

Физик мөмкинлеләре чикләнгәннәр ункөнлеге кысаларында Зәйнең 9нчы мәктәбе башлангыч сыйныф укучылары өчен гадәти булмаган шөгыльләр оештырылды. Мәктәпнең актлар залы 49 бала өчен кинематографик мәйдан...

Физик мөмкинлеләре чикләнгәннәр ункөнлеге кысаларында Зәйнең 9нчы мәктәбе башлангыч сыйныф укучылары өчен гадәти булмаган шөгыльләр оештырылды. Мәктәпнең актлар залы 49 бала өчен кинематографик мәйданга әйләнде, дип яза җирле басма.


Кино сәнгате күпләрне үзенә тарта. Кино артистларын урамда таныйлар, алардан автограф сорыйлар. Күпләр өчен аларның тормышы матур, кызыклы тоела. Шуңамы икән, үсмер чакта малай-кызлар артист булырга хыяллана. Чара барышында балалар үзләрен актер, тавыш операторы, гример, режиссер буларак сынап карадылар.


Шөгыльләрнең беренче этабында төшерү мәйданында ике төп кеше сайланды: алар – режиссер Иван һәм режиссер ассистенты Дилбәр. Шуннан кино “төшерү” башланды, аның өчен актерларны эмоциональ яктан һәм якты итеп күренерлек итү өчен эпизодлар сайланды. Кино “төшерү” барышында кадак кагу, радикулит өянәге, ничек черкине үтерергә һәм башка бик күп эпизодларны күрергә мөмкин иде. Укучылар җил тавышын да чыгарып карадылар. Шулай ук “Телсез кино” һәм “Минем телефоным шалтырады” бәйгеләрендә дә балалар актив катнашты. Чарага нәтиҗә ясалып, “Цирк” һәм “Доктор Айболит” фильмнарына эпизодлар төшерү өчен артистлар сайланды.


"Татар-информ" МА материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ