Логотип Магариф уку
Цитата:

Зур Мәшләктә – «Гаязов укулары»

Без, «Мәгариф» журналы журналистлары, республикабыз мәктәпләрендә әледән-әле иҗади очрашуларда, фәнни-гамәли конференцияләр эшендә катнашырга яратабыз. Әле менә бүген дә Балык Бистәсе районының Зур Мә...

Без, «Мәгариф» журналы журналистлары, республикабыз мәктәпләрендә әледән-әле иҗади очрашуларда, фәнни-гамәли конференцияләр эшендә катнашырга яратабыз. Әле менә бүген дә Балык Бистәсе районының Зур Мәшләк урта мәктәбендә кунакта булып кайттык. Бу мәктәпне сайлавыбыз бер дә очраклы түгел.


 


Бердән, Татарстандагы иң толерантлы авылларның берсе ул Мәшләк. Татары, русы һәм дә керәшен татары, Тукаебыз әйткәнчә, «тел, лөгать вә әхлак алмашып», дустанә яшәп ята. Икенчедән, әдәбиятыбызга Ринат Нуруллин, Фирдания Гыйльфан, Әхмәт Гадел (Гаязов) кебек күренекле шагыйрьләргә канат биргән төбәк тә әле ул. Өченчедән, тагын ике айдан шулардан берсе – Әхмәт Гаделнең 75 еллык юбилее билгеләп үтеләчәк. Бу датаны колачлы итеп, тәрбияви максатларны күздә тотып уздырырга җыена мәшләкләр. Чөнки Әхмәт Гадел моңа бик тә лаек. Киңкырлы шәхес – күренекле шагыйрь, кинодраматург, язучы-публицист, туган як җырчысы иде ул. Аңың үзгә бер илаһи аһәң белән өретелгән лирик шигырьләрен бүген дә укучылар яратып укый, ятлый. Шагыйрьнең арабыздан киткәненә дүрт ел. Әмма аның иҗаты яктанышлары күңелендә яңача яңгыраш таба. Инде менә өченче ел рәттән Зур Мәшләк мәктәбендә «Гаязов укулары» үткәрелде. Анда районның төрле мәктәпләреннән килгән укучылар фәнни докладлары белән чыгыш ясады. Алар өчен «Әхмәт Гадел иҗатының үзенчәлеге», «Үткәнен белмәгән кешенең киләчәге юк», «Әхмәт Гадел мирасы һәм хәзерге заман» дигән секцияләр эшләде. Шул ук вакытта Зур Мәшләк мәктәбе укытучылары В.Вафина, Ч.Сәхәбетдинова, А.Нуриева, Ф.Гарипова, Ф.Миңһаҗетдинова районның татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен мастер-класслар күрсәтте. Укучылар, Әхмәт Гадел иҗатына багышлап, «Син яшәрсең, мең яшәрсең, сиң – шагыйрьләр солтаны» дигән әдәби-музыкаль чара да күрсәтте.



«Гаязов укулары»на Казаннан Шаһинур Мостафин, Ринат Нуруллин кебек күренекле шагыйрьләребезнең дә кунак булып килүе нур өстенә нур өстәде.



Соңыннан конференциядә чыгыш ясаган укучыларга Дипломнар, таныклыклар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.



Таһир САБИРҖАНОВ.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ