Логотип Магариф уку
Цитата:

Айрат Әхмәров: «Урман янгыннары чыгуның төп сәбәбе — кешенең саксызлыгы»

Югары температуралы һава шартлары булу сәбәпле урманнарда 3 класслы янгын куркынычы саклана. Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим урнаштырылды. Атна дәвамында югары темпер...

Югары температуралы һава шартлары булу сәбәпле урманнарда 3 класслы янгын куркынычы саклана. Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим урнаштырылды. Атна дәвамында югары температура сакланачак, шуңа күрә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы урманнарга һәм урман яны территорияләренә барганда аеруча игътибарлы һәм уяу булырга чакыра.  Янгынны кисәтү максаты белән учаклар ягу тыела.


WhatsApp Image 2018-06-27 at 11.42.09
«Урман янгыннары чыгуның төп сәбәбе — кешенең саксызлыгы,  урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү», - дип белдерде ТР «Урман-янгын үзәге» директоры Айрат Әхмәров узган матбугат конференциясендә.  Аның әйтүенчә, күп очракта урман янгыннары коры үләнне ягудан килеп чыга. Шуңа күрә кешеләрдән  аеруча сак һәм игътибарлы булу таләп ителә.
Урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу 1500 сумнан алып 3000 сумга кадә административ штраф салуга китерә. Вазыйфаи затлар өчен штраф күләме 10 000-20000 сумны, ә юридик затлар өчен 50 000-200 000 сумны тәшкил итә. Әгәр кешенең саксызлыгы аркасында урман янгыны чыга икән, ул 7 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә дә мөмкин.
Республикада яшәүче һәркем килеп чыккан янгыннарның барлык фактлары турында урман сагының  түбәндәге түләүсез номеры аша шалтыратып хәбәр итә ала: 88001009400.
Анализ нәтиҗәләре буенча, 2002-2010 еллар периодында республика территориясендә 54 урман янгыны чыккан. Шунсы сөендерә: соңгы 7 ел эчендә урман янгыннары теркәлмәгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ