Логотип Магариф уку
Цитата:

Акбур

Сугыш беткән елны булды бу хәл. Төгәлрәге – декабрь аеның суык, буранлы бер көнендә. Мин шул көнне мәктәптә акбур урладым. «Мин» дигәнем өченче класста укучы «кофе чәйнеге» һәм «җан көеге». «Кофе чәйн...

Сугыш беткән елны булды бу хәл. Төгәлрәге – декабрь аеның суык, буранлы бер көнендә. Мин шул көнне мәктәптә акбур урладым. «Мин» дигәнем өченче класста укучы «кофе чәйнеге» һәм «җан көеге». «Кофе чәйнеге» дигән кушаматны ботаника укытучысы Җәүһәрия апа кушты. Дәрес вакытларында бертуктаусыз бөтерелеп, ягъни мәсәлән, кайнап утырганым өчен. Мин чәйнек дигән сүзнең мәгънәсен аңласам да, кофеның ни икәнен белми идем. Күргән, ишеткән нәрсәм түгел. Мин генәме, классыбызда беркем белми. Җәүһәрия апа үзе аңлатып бирде. Җылы якларда үсә торган үсемлекнең орлыгы икән, аны киптереп, уып, чәй урынына эчәләр икән. Күрәсең, җылы якта гына үскәч, затлы әйбердер. Шуңадыр, ахрысы, үз кушаматым үземә ошый иде, хәтта горурлана идем. Аны тагын бер кат ишетер өчен кайвакытларда кирәгеннән артык «кайнап» ташлый идем. Билгеле, нык кайнасаң, ташып та китәсең. Андый чакта Җәүһәрия апа усаллана, класс журналына минем фамилия турысына симез генә таяк сыза иде.


 

Ә «җан көеге» – әни таккан кушамат. Дөресен генә әйткәндә, кушамат та булмагандыр инде ул. Нишләсен әни. Малаеның буе дисәң буе юк, тазалыгы ташка үлчим, ә үзен көн саен мәктәпкә озатырга кирәк. Ярый ла аның мәктәбе бакча артында гына булса, күрше авылда бит. Ике чакрым ара. Көз-яз көннәре әллә ни дә түгел. Кышы бар. Кышның салкыны, җиле бар, ә малайны киендерергә җылы кием юк. Башында йоннары кыршылып беткән бүрек, өстендә мамыгы киезләнеп «такта»га әйләнгән бишмәт, аягында тула оек белән чабата. Менә шул «җан көеге»н кыш көннәрендә юлга чыгарып җибәр. Үзе тагын җил дими, буран дими, мәктәбенә атлыгып тора, җибәрмәсәң – елый.


Акбур урлаган көнне дә әни мине мәктәпкә җибәрмәскә тырышты. Катып үләсең бит, хәерсез, диде. Үрсәләнеп елагач, «җан көеге» дия-дия, кыз чагыннан калган шәленә төреп, мине җиденче класста укучы бер малайга такты.


Менә шушы көнне мин классыбыздагы акбурны чәлдердем. Ни өчен кирәк булган ул акбур – хәзер уйлап-уйлап карыйм – һич очына чыга алмыйм. Шунысын ачык беләм: акбур бик тә, бик тә кадерле иде. Күрәсең, ул җитешмәгән, аны мәктәпкә бик аз биргәннәр, саклап кына тотарга кушканнар. Укытучылар класска акбурны үзләре белән алып керәләр иде дә, үзләре белән алып чыгып китәләр иде. Андый кадерле нәрсәне кулга төшереп, койма-капкаларга исемеңне язып йөрү кызык тоелгандыр инде, шуңа урлаганмын мин ул акбурны.


Ничек урлаганым хәтердә калмаган. Әмма бу эшнең оста башкарылганы бәхәссез. Чөнки акбурның дәрес вакытында «җилгә искәнлеген» укытучы Җәүһәрия апа да, бүтәннәр дә белделәр, тик кая киткәнлеген беркем күрмәгән булып чыкты. Дәрескә алып кермәгәнмен, онытып калдырганмын, дияр иде Җәүһәрия апа, кара тактага ак белән язылган язуы ярылып ята.


Эзләп интекте Җәүһәрия апа акбурны, бездән сорады.


– Күрмәдек, апа, белмибез, апа, – дидек.


Мин дә шулай дидем. Ә акбур тула оек балтыры эчендә. Ныклап капшамасаң, белә дә алмыйсың. Чөнки тула оек үземнеке түгел – әнинеке – аякка сыланып тормый, акбурның кабарып торганы күренми.


Дәресләр беткәндә буран тагын да котыра төште. Бөтен дөньяны айкый. Күрше авыллардан йөреп укучыларны өйләренә җибәрмәскә булдылар. Кайсын кая фатирга урнаштырдылар. Ул чакларда интернат дигән нәрсәләр юк иде.


Мине Җәүһәрия апа үзләренә алып китте. «Кофе чәйнеге» дисә дә, яраткандыр, мөгаен. Яратмаса, җилдән ышыклый-ышыклый урам буйлап кулымнан җитәкләп йөрмәс иде. Җитмәсә, өе дә үзенеке түгел, үзе дә кеше өстендә – фатирда тора. Яратмаса, башымнан әнинең шәлен алып, аңа сырган карларны селкеп кермәс иде, бүрекне, бишмәтне салдырып, чөйгә элеп куймас иде. Яратмаса, мине идән уртасына утыртып, чабатам киндерәләрен чишмәс иде. Аякларың туңгандыр, оегың юпь-юеш, дип сөйләнеп, тула оекларны салдырырга тотынмас иде.


Их, тотынмаган булса!


Тула оекны сул аяктан тартып чыгаруы булды, көндезге акбур оек эченнән идәнгә төшеп, мич ягына тәгәрәде. Китапча итеп әйтсәм, эчем жу итеп китте, башымнан миллион төрле уй узды. Нишләргә? Хәер, берни эшли алырлык хәлдә түгел идем. Мич казнасына барып терәлгән акбурга карадым да каттым.


Җәүһәрия апа, һични булмагандай, уң аяктагы оекны салдырып, оекларны мич алдына киптерергә куйды. Акбурны күрмәдеме икән әллә? Юк, күрмәслек түгел, оек эченнән атылып чыккан акбурны ничек күрмәсен. Әйе, әйе, хәтта акбур тәгәрәгән якка карап та торды бугай.


Ә нигә соң алай булгач, бер сүз дә әйтмәде? Нигә ачуланмады? Нигә бүтән укытучылар кебек, әни кебек, «урлашудан да начар эш юк» димәде?


Бу сорауларга җавапны мин озак еллар эзләдем. Җәүһәрия ападан унынчы классны бетергәнчегә кадәр куркып-оялып йөрдем.


– Нихәл, инде акбур урлавыңны ташладыңмы? – дип әйтер төсле. Ләкин ул әйтмәде. Бәлки, оныткандыр. Ә ул чакта...


Мине юындырып, ашатып, акбурдан да ак тышлы юрганга төреп йоклатты. Үз гомеремдә беренче тапкыр ак тышлы юрган астында йоклавым Җәүһәрия апа фатирында булды.


Акбур турында бер сүз дә әйтмәде шул Җәүһәрия апа. Беркайчан да исемә төшермәде. Бәлки, акбурдан да ак чырайлы малайның үз гаебеннән үзе оялып, комач кебек кызаруын күргәндер ул. Шушы очрак малай өчен, «кофе чәйнеге» өчен гомерлек сабак буласына ышангандыр. Шулайдыр.


Туфан Миңнуллин.


«2016-2017 уку елына Гаилә һәм мәктәп календаре»ннан.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ