Логотип Магариф уку
Цитата:

Академиклар тәрбияләнгән мәктәпкә – 90 ел

2 декабрь көнне чал тарихлы Балтач урта мәктәбе үзенең 90 еллык юбилеен билгеләп үтте. Юбилейга төрле елларда мәктәпне тәмамлаган укучылар җыелган иде. Араларында кемнәр генә юк! Әйтик, элеккеге укучы...

2 декабрь көнне чал тарихлы Балтач урта мәктәбе үзенең 90 еллык юбилеен билгеләп үтте. Юбилейга төрле елларда мәктәпне тәмамлаган укучылар җыелган иде. Араларында кемнәр генә юк! Әйтик, элеккеге укучыларыбыз арасында шактый еллар Татарстан Фәннәр академиясен җитәкләгән, бүгенге көндә Бөтенроссия углеводород кушылмалар фәнни-тикшеренү институты директоры, күренекле химик-технолог Әхмәт Мазһар улы Мазһаровның булуы белән дә без бик хаклы горурланабыз. Казан артының татар төбәге саналган Балтач мәктәбеннән Татарстан Фәннәр академиясен һәм Россиякүләм институтны җитәкләрдәй олпат галим тәрбияләнеп чыксын әле?! Әхмәт ага һәр кылган эш-гамәле белән милләт җанлы галим булуын исбатлап килә. Әнә бу юлы да юбилей кичәсендә ясаган чыгышын да ул бу көннәрдә һәркемне нык дулкынландырган сорауга залдагыларның игътибарын юнәлтүдән башлады; бүгенге вазгыятьтә татар теленең аеруча авыр хәлдә калуын күрсәтеп, телебезне саклап калуны барыбызның да изге бурычы дип атады._DSC6815


Мәктәпкә кайткан кунакларларыбыз мәктәп эшчәнлегенә зур бәя биреп, горурлану хисләрен җиткерделәр, мәктәп музееның эшчәнлегенә зур бәя бирделәр. (Шунысын да искәртим: мәктәбебезнең элекке укучылары арасында фән үсешенә зур өлеш керткән күренекле галимнәр шактый. Химик-технолог, техник фәннәр докторы, Татарстанның һәм Россиянең атказанган фән һәм техника эшлеклесе Габделфәрт Габдрахман улы Вәлиев, тарихчы-археолог, татар халкы һәм Татарстанның борынгы һәм урта гагырлар тарихына багышланган күп кенә дәреслек һәм уку ярдәмлекләре авторы Равил Габдрахман улы Фәхретдинов – нәкъ әнә шундыйлардан.) Әхмәт Мазгар улы Мазгаров балаларның дәрестән тыш эшчәнлеге, радиотехника түгәрәгененең эше белән кызыксынды һәм укучыларның уйлап табу белән шөгыльләнүенә зур бәя бирде. Быел мәктәбебездә утәчәк академик Мазгаров исемендәге «Фәнгә – тәүге адымнар» дигән республика фәнни-гамәли конференциясендә дә катнашачагына ышандырды._DSC6753 _DSC6814 _DSC6809


Юбилей кичәсе төрле елларда мәктәпне тәмамлаган укучылар хәм ветеран мөгаллимнәрнең дулкынландыргыч чыгышлары, мәктәпнең бүгенге укытучылары һәм укучыларының концерт номерлары белән үрелеп барды. Һәр кеше бу кичәдән зур горурлык, канәгатьләнү хисләре һәм яңа үрләргә омтылыш алып таралышты.


Магарифкэ


           Мөнир ГАФАРОВ, Балтач районы Балтач урта мәктәбенең физика укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ