Логотип Магариф уку
Цитата:

Балаларга “совет мультфильмнарын” кайтару

 Бүгенге көн вәзгыяте шуны күрсәтә: югары технологияләр нәтиҗәсе буларак телевидение, интернет киңлекләрендә яңадан-яңа мультфильмнар тәкъдим ителә, аларның тышкы сыйфаты югары булса да, эчке – м...

 

Бүгенге көн вәзгыяте шуны күрсәтә: югары технологияләр нәтиҗәсе буларак телевидение, интернет киңлекләрендә яңадан-яңа мультфильмнар тәкъдим ителә, аларның тышкы сыйфаты югары булса да, эчке – мәгънәви ягы бик түбән. Балаларыбызга үзебезнең совет мультфильмнарын исләренә төшерү максаты белән,  “Әкият” курчак театрында  балаларны яклау көне уңае белән зурлап үткәрелгән “Балачак иле” шәһәр фестивале кысаларында  “Союзмультфильм тәкъдим итә” курчак күргәзмәсе оештырылды.


Барыбызга да таныш булган “Йомры күмәч”, “Ну, погоди”, “Буратино маҗаралары”, “Сестрица Аленушка и братец Иванушка”, “Ежик в тумане”, “Цветик-семицветик”, “Дед мазай и зайцы”, “Летучий корабль”, “Трое из Простоквашино”, “Карлсон”, “Кот Леопольд” мультфильмнарының нигезендә әдәп-әхлак тәрбиясе, патриотик тәрбия, зәвык, музыкаль тәрбия  ята. Чарага Вахитов һәм Идел буе районнары балалар бакчалары тәрбиячеләре, әти-әниләр һәм балалар җыелды. Күргәзмәдә полигиналь модельләү, папье маше, йоннан әвәләп уенчыклар ясау, кием тегү, йомшак уенчык, агачтан, губка, поролон кулланып уенчык ясау, тильда курчагы ясау техникаларын кулланып эшләнгән курчаклар урын алган иде. Иң мөһиме – ул курчакларның барысы да безнең буын карап үскән “Союзмультфильм” мультфильмнары персонажлары. Күргәзмәнең иң кызыксынучан, нәни кунаклары өчен Союзмультфильм тарихыннан кызыклы фактлар, яраткан әкиятләре буенча кызыклы мавыктыргыч сораулар, персонажлар белән фотога төшү каралган иде. Күргәзмәбезнең кунаклары курчакларны тотып карап, мультфильм геройларын танып, исемнәрен атадылар, шунда ук әти-әниләренә таныш мультфильмнарның сюжетларын сөйләделәр.


Гыйбрәтле, мавыктыргыч, аз сүз белән тирән мәгънә җиткерә, балаларда гомумкешелек сыйфатларын тәрбияли алырдай мультфильмнарны карап кына калмыйча, тәрбиячеләребез ул курчакларны балалар белән эшчәнлектә кулланалар. Мәсәлән, мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә балаларның үз вакытларын оештыру алымы буларак курчак театры уйнау практикасы бар. “Без инде хәзер зурлар, мәктәпкә илтә юллар” проект эшчәнлеге буенча татарча сүзләрне, устерелешле диалог, монологик сөйләмне ныгыту өчен  тәрбиячеләрнең, әти-әниләрнең күңел җылысын биреп, иҗади эшләнгән курчакларны куллану бик мөһим. “Союзмультфильм” төшергән мультфильмнарның татар теленә  тәрҗемә ителуе дә бик матур күренеш. Әлеге эшне дәвам итеп, нигезендә әхлакый сыйфатлар яткан яңа мультфильмар булдырырга кирәк.


IMG_5102 IMG_5032 IMG_5047 IMG_5049 IMG_5052 IMG_5057


Казан шәһәре Вахитов районы “212нче балалар бакчасының” мәктәпкә әзерлек төркеменең I категория тәрбиячесе


Гиззатуллина Алия Әнәс кызы


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ