Логотип Магариф уку
Цитата:

Балтач мәктәбендә – «Эврика» конференциясе

Балтач районының  Балтач урта мәктәбендә укучыларның иҗади сәләтен үстерү максатында нинди генә чаралар үткәрмиләр!Республика күләмендә уза торган «Яшь кулибинчылар» бәйгесендә физика укытучылары Мөни...

Балтач районының  Балтач урта мәктәбендә укучыларның иҗади сәләтен үстерү максатында нинди генә чаралар үткәрмиләр!

Республика күләмендә уза торган «Яшь кулибинчылар» бәйгесендә физика укытучылары Мөнир абыйлары Гафаров җитәкчелегендә бу мәктәптән бер төркем яшь уйлап табучыларның елның-елында призлы урыннар яулап сөендерүләре – үзе үк моңа ачык дәлил. Ел саен мәктәпнең үзендә  укучыларнын «Эврика»  фәнни-гамәли конференциясе дә үткәрелеп киленә. Һәм бик уңышлы. Әлеге конференцияләрдә Балтач мәктәбе укучылары төрле фәннәр буенча үзләренең ел буе алып барган иҗади эшләре белән таныштыралар, кыскасы, җитди имтихан тоталар. Әйтик, быелгы конференциянең «Физика һәм техник иҗат» секциясендә  мәктәпнең «Радиотехника» түгәрәгенә йөрүче укучылар бик теләп катнаштылар һәм уңышлы чыгыш ясадылар.


пресМәсәлән, Зилә Ибраһимова, «Электромагнитик кырнын кешегә тәэсире» дигән темага  чыгыш ясап, I урынны яулады, Камил Гарәфетдинов, Рөстәм Зарипов, Рүзәл Мәгъсумҗанов, Алмаз Ивановлар да конференция барышында үзләрен «алтын куллы» егет икәнлекләрен күрсәттеләр.


4


5


8
7

Алар иҗат иткән  автоматлаштырылган экран, универсаль ток чишмәсе,  кул пычкыларын үткенләүче  җайланма, полиэтилен торбаларны эретеп ябыштыручы автомат  мәктәптә һәм көнкүрештә бик киң кулланылырга яраклы дип табылды. Бер сүз белән әйткәндә, Балтач мәктәбе егетләре безне киләчәктә дә яңадан-яңа ачыш-табышлары белән күп мәртәбәләр сөендерәчәкләр әле. Шулай гына була күрсен!


                                          1


2

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ