Логотип Магариф уку
Цитата:

Балык Бистәсе районында быелгы язгы каникулны фестиваль һәм семинар үткәрүдән башладылар

Кемнәрдер каникул көннәрен беркадәр бушанып, ял итеп алу мәле дип санаса, ә менә Балык бистәсе районы мөгаллимнәре һәм укучылары өчен ул чын мәгънәсендә сынау һәм сыналу чорын хәтерләтер төсле.Бердән,...

Кемнәрдер каникул көннәрен беркадәр бушанып, ял итеп алу мәле дип санаса, ә менә Балык бистәсе районы мөгаллимнәре һәм укучылары өчен ул чын мәгънәсендә сынау һәм сыналу чорын хәтерләтер төсле.
Бердән, язгы каникулның беренче көнендә үк Балык бистәсендә «Йолдызлык-Созвездие» республика яшьләр телевизион фестиваленең зона турына старт бирелде. Әлеге иҗади бәйгедә Кукмара, Лаеш Питрәч, Мамадыш районнары белән бергә, Балык бистәсе төбәгенең яшь талантлары сәхнә осталыгын күрсәтте. Әлеге мәртәбәле сәнгать бәйрәменең 17 еллык тарихында аның әле тәүге тапкыр Балык бистәсе җирлегендә үтүе иде. Район мәдәният йортында сәнгатькә гашыйк укучылар иҗади имтихан тотса, бистәнең 1 нче гимназиясендә районның татар теле һәм әдәбияты укытучылары җитди семинарга җыйналды.
DSCN3792transparent
Җитдилеге шунда: татар теле мохите елдан-ел тарая барган бер чорда яртылаш рус төбәге булган     Балык бистәсе төбәгендә 2030 елга кадәр Татарстанда милли мәгарифне үстерү Концепциясендә  күздә тотылган чараларны гамәлгә ашыруның нәтиҗәле юллары нидән гыйбарәт? Районның татар теле һәм әдәбияты укытучылары (ә алар районда 63 кеше) «Яңа технологияләрнең шәхесне формалаштырудагы роле» дигән семинар барышында  әнә шул проблеманы уртага салып сөйләште.
IMG_2221
Әйтергә кирәк, районда татар теле телчеләренең ике методик берләшмәсе бар. Аларга  Зур Мәшләк урта мәктәбенең һәм Балык бистәсендәге 1 нче гимназиянең иң тәҗрибәле укытучылары Валентина Вафина белән Энҗе   Галиуллиналар җитәкчелек итә. Балык бистәсе мөгаллимнәре үзләре туплаган алдынгы тәҗрибәне башкалар белән дә бик теләп уртаклаша. Әле март башында гына район мөгаллимнәренең бер төркем делегациясе Ульян өлкәсе татар теле һәм әдәбияты укытучыларының III корылтае эшендә катнашып кайтты. Үзләрендәге телче мөгаллимәләрнең алдынгы педагогик тәҗрибәсен пропагандалау максатыннан бу уку елында «Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә кертү шартларында татар теле һәм әдәбиятын укытуның актуаль пробемалары», «Гаилә гореф-гадәтләре һәм йолалары – балалар тәбияләү нигезе» дигән темаларга семинарлар  уздырган иде инде алар. Ә менә бу юлы – бистәнең 1 нче  гимназиясендә узганы «Шәхес тәрбияләүдә яңа технологияләрнең   роле»н тикшерүгә багышланды. Анда катнашучылар,  ике төркемгә бүленеп,  «Татар телен чит тел буларак өйрәтү дәресләрендә коммуникатив   технология», «Әдәбият дәресләрендә критик фикерләү ысулларын куллану», «Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә, заманча технологияләр кулланып, рус телле укучыларны бердәм республика тестын бирүгә әзерләү», «Белем һәм тәрбия бирүдә мәгълүмати-коммуникатив технологияльр куллану»,  «Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә уен технологиясе» һ. б. темаларга мастер-класслар карады, чыгышлар тыңлады.
IMG_2214
Бу семинарның тагын бер үзенчәлекле ягы шунда иде: аның эшендә Казаннан мәртәбәле кунаклар: могтәбәр җитәкче-мөгаллим, педагогика фәннәре докторы Васил ага Гайфуллин, тарих фәннәре докторы Фаяз ага Хуҗин, күренекле балалар шагыйрәсе Йолдыз Шәраповалар катнашты.
SDC13924
Аларның үтемле сүзләре, эшлекле фикер-тәкъдимнәре, мөгаен, телебез сагында торучы   Балык бистәсе районы мөгаллимнәренең күңеленә май булып яткандыр. Очрашуда бу төбәктә «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп», «Мәгариф. Татар теле» журналларын пропагандалау, аларга язылучылар санын  артттыру юллары, «Мәгариф» журналы игълан иткән «Авыл укытучысы – 2017» республика конкурсында катнашу шартлары хакында да эшлекле сөйләшү булды.
IMG_2203
Ләйсән МОТЫЙГУЛЛИНА фотолары                                                                                                                                                                                                                                                 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ