Логотип Магариф уку
Цитата:

Буада Сергей Безруковны көтәләр

Буа шәһәрендә «Буа: диалог киңлегендә» халыкара театр фестивале узачак. Бу хакта матбугат конференциясендә Буа дәүләт драма театры сәнгать җитәкчесе-директоры, Татарстанның атказанган артисты Раил Сад...

Буа шәһәрендә «Буа: диалог киңлегендә» халыкара театр фестивале узачак. Бу хакта матбугат конференциясендә Буа дәүләт драма театры сәнгать җитәкчесе-директоры, Татарстанның атказанган артисты Раил Садриев хәбәр итте.WhatsApp Image 2018-05-14 at 16.12.51


«Фестивальнең рәсми ачылышы 20 май көнне сәгать 14.00 дә булачак», - дип белдерде ул. Бу чарада Азәрбайҗан, Казахстан, Швейцария һәм, әлбәттә инде, Россиядән иң яхшы  23 театр коллективы катнашачак.  Татарстаннан Казан, Әлмәт, Түбән Кама, Буа театрлары һ.б. үз спектакльләрен күрсәтәчәк. «Фестивальне Сергей Безруковның «Маленький принц» спектакле белән ябачакбыз», - дип белдерде Раил Садриев.  Спектакль 24 май көнне күрсәтеләчәк.WhatsApp Image 2018-05-14 at 16.12.50


Оештыручылар фестивальдә катнашучы һәр коллективка бик үзенчәлекле истәлекле бүләк әзерли. Журналистларга да әлеге эшләнмәләрне тәкъдим иттеләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ