Бүген "Мәгариф" журналына нигез салынуга - 103 ел
Бүген - 6 мартта - педагогларның өстәл китабына әйләнгән "Мәгариф" айлык иҗтимагый-педагогик һәм фәнни-методик гомумтатар журналы чыга башлауга 103 ел тула.“Мәгариф” журналы татар мәктәпләре, гимназия...
Бүген - 6 мартта - педагогларның өстәл китабына әйләнгән "Мәгариф" айлык иҗтимагый-педагогик һәм фәнни-методик гомумтатар журналы чыга башлауга 103 ел тула.
“Мәгариф” журналы татар мәктәпләре, гимназияләре, лицейлары өчен алдынгы тәҗрибә уртаклашу өчен мөнбәр ролен үти. Ул — укытучыларның, мәгариф системасында эшләүчеләрнең өстәл китабы. Алдынгы педагогик фикер булдыруда, “Мәгариф” илкүләм проектын тормышка ашыруда, белем бирүдә һәм тәрбия процессындагы көнүзәк мәсьәләләрне яктыртуда актив катнаша.
Яңа методикаларны һәм технологияләрне, мәдәният һәм әдәбият казанышларын тарату, мәгарифне мәгълүматлаштыру, алдынгы технологияләрне куллану, мәгариф системасына яңа федераль дәүләт белем бирү стандартларын кертү, укучыларның һәм укытучыларның сәламәтлеге турында кайгырту, әхлакый, рухи һәм хезмәт тәрбиясе, сәләтле балалар белән эшләү мәсьәләләре, Россиянең һәм Татарстанның мәгарифкә, тел сәясәтенә кагылышлы законнарын гамәлгә ашыру басманың игътибар үзәгендә тора.
Әлеге басманың чишмә башы “Мәктәп” журналына барып тоташа. “Мәктәп” журналының беренче саны иске стиль белән 1913 елның 21 февралендә дөнья күрә. Казан губернаторы канцеляриясе «Сабах» нәшриятында Шиһабетдин Шәрәфетдин улы Әхмәровның җаваплы редакторлыгында «Мәктәп» дигән педагогик журнал чыгарырга рөхсәт бирә.
Беренче Бөтендөнья сугышы башлангач, 1914 елның октябрендә, журнал чыгудан туктый, аның нибары 25 саны гына чыгып кала. Әмма ул үзенең шул саннары белән дә татар мәгариф системасын тамырдан үзгәртеп кору юнәлешләрен күрсәтергә, алдынгы карашлы мөгаллимнәрнең, педагогларның, әдипләрнең фикерен киң катлам халыкка җиткерергә өлгерә.
1918 елның 7 ноябрендә Казанда Мәркәз мөселман Комиссариаты янындагы «Гыйльми һәйәт»нең органы булган «Мәгариф» исемле журнал чыга башлый. «Мәктәп» журналының беренче саннарында ук үзенең мәкаләләре белән актив катнашкан Галимҗан Ибраһимов «Мәгариф”не оештыручы, аның беренче мөхәррире була. «Мәктәп» журналының актив авторлары да аның дәвамчысы булган «Мәгариф»не чыгару эшенә бик теләп кушылалар.
Журнал 1936 елның октябреннән — «Башлангыч мәктәп», 1938 елдан 1990 елның августына кадәр — «Совет мәктәбе», 1990 елдан бүгенге көнгәчә «Мәгариф» исеме белән чыгып килә. Аның беренче саннарында ук укыту-тәрбия эшен заман таләпләренә җавап бирердәй итеп оештыру, аны яңа рухта алып бару, мәктәпнең тормыш белән элемтәсен ныгыту, укытучыларның белемен һәм педагогик осталыгын күтәрү мәсьәләләре киң яктыртыла. Мәктәпләрдә ана телен укыту, татар алфавитын, орфографиясен, терминологиясен камилләштерү, яңа программалар һәм дәреслекләр төзү проблемалары үзәктә була.
XX гасырның 30 нчы елларында журнал битләрендә яңалифкә күчү, укый-яза белмәүчеләр һәм аз белемле кешеләр белән эшләү, укыту-тәрбия эшенең сыйфатын яхшырту, аерым фәннәрне укыту алымнарын камилләштерү, дәреслекләрне тотрыклы итү, мәктәпләрнең матди хәлен ныгыту һәм башка шундый җитди темалар күтәрелә.
Алтмышынчы елларда республика мәктәпләрендә укыту-тәрбия эшенең нәтиҗәлелеген күтәрү, укучыларның танып-белү активлыгын үстерү, татар теле һәм әдәбиятын укытуны камилләштерү, программалаштырылган укыту, дәресләрдә техник чаралардан файдалану һ.б. шундый мөһим чаралар күрелә, һәм боларның барысы да журнал битләрендә киң чагылыш таба.
1990 нчы еллар башында, Татарстан Республикасы суверенлыгы турында Декларация кабул ителгәч, мәктәпләребез, һөнәри һәм югары уку йортлары тормышында, укыту-тәрбия эшен оештыруда, Татарстан Республикасы халыклары телләре турындагы Законны гамәлгә ашыру барышында бик күп яңалыклар барлыкка килде. Алар шулай ук журналның игътибар үзәгендә булды.
XXI гасыр бөтен тормышыбызны, яшәешебезне тамырдан үзгәртеп җибәрде. Әлбәттә, мәгариф системасы да бу үзгәреш-яңарыштан читтә калмады. Чөнки укыту-тәрбия эшен заман таләпләренә җавап бирерлек итеп оештырмый торып җәмгыятьнең үсешенә, алга китешенә исәп тотып булмый. Икътисад, сәнәгать өлкәсендә вакытлыча нинди генә уңышларга ирешелсә дә, мәдәният, мәгариф тармакларында үсеш-яңарыш булмаса, ул казанышлар тотрыклы була алмый, ил үзенең конкурентлык сәләтен югалта, милли үзаң үсеше туктала. Чөнки нәкъ менә мәдәният, мәгариф һәм мәгърифәт дәүләтнең нигез ташы, милләтнең йөзек кашы булып торалар да инде.
Бүген "Мәгариф" айлык иҗтимагый-педагогик һәм фәнни-методик гомумтатар журналы редакциясен Миргалимов Илдар Флүс улы җитәкли. Басманың тарихыннан күренгәнчә, "Мәгариф" үзенең эшчәнлек дәверендә республикабызның мәгариф өлкәсендәге мөһим үсеш факторы булган. Без, узганны рәхмәт хисләре белән искә алып, киләчәккә карыйбыз һәм иртәгесе көн таләпләренә җавап бирергә тырышабыз.
"Мәгариф" журналы, педагогларның мәнфәгатьләрен күздә тотып, яңадан-яңа проектларны тормышка ашыра. Аерым алганда, татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен "Мәгариф. Татар теле" методик журналы чыга, "Магариф.РФ" электрон педагогик журналы тәрбиячеләргә, укытучыларга - белем бирү системасына кагылышы булган һәркемгә тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеген тудыра. "Мәгариф" журналы сайтында "Мәгариф"кә генә түгел, татар матбугатындагы бик күп басмаларның электрон вариантларына язылу мөмкинлеге бар.
Хәзерге вакытта "Мәгариф" журналы "Гаилә һәм мәктәп" журналы белән тандемда эшли. ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов фикеренчә, әлеге басмалар кошның ике канатына тиң. Берсе - белем бирү, икенчесе тәрбия мәсьәләләрен яктырта.
Журналны оештыручылар һәм аның редакторлары
Шиһабетдин Әхмәров — 1913 елның 21 февралендә (яңа стиль белән 6 мартта) чыга башлаган беренче фәнни-педагогик «Мәктәп» журналын оештыручы һәм аның беренче редакторы.
Галимҗан Ибраһимов — 1918 елда «Мәгариф» журналын оештыручы һәм аның беренче редакторы. Бу эштә аңа Мөселман мәгариф халык комиссары Шәһит Әхмәдиев нык ярдәм итә. Алар бергә журналның юнәлешен һәм бурычларын билгелиләр.
Вәли Шәфигуллин — 1921 елдан «Мәгариф» журналының баш редакторы.
Гаяс Максудов — 1922-1925 елларда Татарстан Мәгариф халык комиссариатының Гыйльми үзәге җитәкчесе була. Шул ук елларда «Мәгариф» журналының мәсьүл (җаваплы) мөхәррире хезмәтен дә башкара.
Мөхәммәт Таһиров — 1925 елда Татарстан Мәгариф халык комиссары, бер үк вакытта «Мәгариф» журналының җаваплы мөхәррире.
Насих Мөхетдинов — 1926-1930 елларда Татарстан халык комиссары була. Шул ук елларда «Мәгариф» журналының җаваплы мөхәррире вазифасын да үти.
Галә Ходаяров — 1931-1932 елларда Татарстан халык комиссары була. Бер үк вакытта «Мәгариф» журналының җаваплы мөхәррире вазифасын да башкара.
Гыйрфан Биктаһиров — 1932-1934 елларда Татарстан мәгариф халык комиссары. Бер үк вакытта «Мәгариф» журналының җаваплы мөхәррире дә була.
Шаһвәли Башкиров — 1934-1937 елларда Татарстан Мәгариф халык комиссары була. Шул ук елларда «Мәгариф» («Башлангыч мәктәп») журналының җаваплы мөхәррире дә.
Мәрьям Вәлидова — 1938 елдан 1941 елга кадәр «Совет мәктәбе» журналының җаваплы мөхәррире.
Хәсән Хәйруллин — 1949-1950 елларда «Совет мәктәбе» журналының баш мөхәррире.
Фатих Махиянов — 1951-1960 елларда «Совет мәктәбе» журналының җаваплы мөхәррире.
Фатих Ибраһимов — 1960-1977 елларда «Совет мәктәбе» журналының баш мөхәррире.
Вакыйф Зыятдинов — 1977-1989 елларда «Совет мәктәбе» журналының баш мөхәррире.
Фәрит Шәрифуллин — 1989-2003 елларда: башта — «Совет мәктәбе», аннары «Мәгариф» журналы баш редакторы.
Габделхак Шәмсетдинов — 2003 елдан «Мәгариф» журналы баш редакторы, 2008 елдан 2013 елга кадәр «ТАТМЕДИА» ачык акционерлык җәмгыяте филиалы «Мәгариф» журналы редакциясе» директоры-баш редакторы.
Илдар Миргалимов — 2013 елдан «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Мәгариф» журналы редакциясе» директоры-баш редакторы.
Комментарийлар