Логотип Магариф уку
Цитата:

Футбол буенча дөнья чемпионатының җанатарлар фестивале нәрсәләр вәгъдә итә?

Фото: tatar-inform.ruБу көннәрдә Казан, чын мәгънәсендә, футбол буенча дөнья чемпионатына әзерлек штурмы белән яши. Моны безнең «Мәгариф» журналы редакциясе урнашкан «Татмедиа» бинасы тирәсендәге ызы...

Фото: tatar-inform.ru Фото: tatar-inform.ru

Бу көннәрдә Казан, чын мәгънәсендә, футбол буенча дөнья чемпионатына әзерлек штурмы белән яши. Моны безнең «Мәгариф» журналы редакциясе урнашкан «Татмедиа» бинасы тирәсендәге ызы-зыгыдан да тоемларга була. Нәкъ менә «Кәҗә бистәсе» метро станциясеннән алып «Казан» гаилә үзәгенә кадәрге ара бер ай дәвамында җанатарлар карамагында булачак. Биредә 14 июньнән 15 июльгә кадәрге арада футбол буенча дөнья чемпионаты җанатарлары фестивале үтәчәк. Шулай ук анда фан-зона да булачак. Матчларны трансляцияләү өчен 16х9 метрлы зур экраннар куелачак. Фан-фестка ай дәвамында 1 миллион җанатар килер дип көтелә. Мәйданчык үз эченә берьюлы 25 мең тирәсе кешене сыйдырырга тиеш. Фан-зона ике зонага бүленә. Аларда сәхнә, иганәчеләр һәм партнерларның павильоннары, саклык камералары, ресторан, медиаүзәк, волонтерлар үзәге, иминлек пункты урын алачак. Җанатарлар фестивале көннәрендә арт-инсталляцияләр, футбол фристайлы буенча мастер-класслар үтәчәк. Көн саен концерт программалары тәкъдим ителәчәк. Чемпионат барган көннәрдә Казанда 90 мәдәни чара узачак. Барысы 220 волонтер хезмәт итәчәк. Җанатарлар өчен җәяүлеләр маршрутлары булдырылачак. Әлеге маршрутлар Казанның тарихи һәм истәлекле урыннарын һәм футбол стадионнарын үз эченә алачак. Футбол фестивалендә 800 полиция, 250 шәхси сак предприятиесе хезмәткәре иминлек өчен җаваплы булачак. Шулай ук стюардлар, табиблар, янгын сүндерүчеләр дә эшләячәк. Фан-зонаны 8 июньгә кадәр тулысынча төзеп бетерү бурычы куелган. Җанатарлар скверында дөнья чемпионатында катнашачак илләр санынча – футбол тубы рәвешендә 32 шар да урнаштырылачак, ә элек әфганчыларга куелган һәйкәл урынында футбол уйнаучы малайлар композициясе урын алачак. Әле тагын чемпионат хөрмәтенә тонна ярым авырлыкта чәкчәк тә пешереп, Казан Гиннеслар китабына керергә ниятли икән.


«Татар-информ» мәгълүмат үзәгендә бүген узган матбугат конференциясендә Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов футбол буенча дөнья чемпионатына бәйле әнә шундый кызыклы факт-мәгълүматларны журналистлар хөкеменә җиткерделәр.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ