Логотип Магариф уку
Цитата:

III республикакүләм “Фоат Садриев укулары – 2016” нигезләмәсе

 Якташ язучы Фоат Садриевның иҗади мирасын өйрәнү, пропагандалау максатыннан, мәктәп укучылары һәм укытучылар арасындаIII республикакүләм “Фоат Садриев укулары – 2016” нигезләмәсе  Республикакүләм Фоа...

 


Якташ язучы Фоат Садриевның иҗади мирасын өйрәнү, пропагандалау максатыннан, мәктәп укучылары һәм укытучылар арасында


III республикакүләм “Фоат Садриев укулары – 2016”


нигезләмәсе


 


 


Республикакүләм Фоат Садриев укулары Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, якташ язучыбыз, Мөслим төбәге әдипләре, күренекле фән эшлеклеләре, сәнгать әһелләре, башка өлкәләрдә танылган шәхесләрнең иҗатын өйрәнү, пропагандалау, 2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасын тормышка ашыру һәм укучыларда тикшерү, коммуникатив хәбәрдарлык формалаштыру, фәнни эзләнүләрдә иҗадилыкка омтылыш тәрбияләү максатыннан үтәрелә.


       1.                Укуларның максаты:



  • укытучыларны фәнни-эзләнү эшләренә тарту;

  • матур әдәбият аша туган телгә, милләткә карата хөрмәт тәрбияләү;

  • сәләтле балаларны ачыклау һәм аларның үсеше өчен шартлар тудыру;

  • гомуми төп, урта белем бирү йортларында белем бирүче укытучыларны үстерү юлларын билгеләү, тәҗрибә уртаклашу.


        2.                Бурычлары:



  • Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, күренекле язучы Фоат Садриев, Мөслим төбәге әдипләре, күренекле фән эшлеклеләре, сәнгать әһелләре, башка өлкәләрдә танылган шәхесләрнең иҗатын өйрәнү;

  • укытучыларның фәнни-тикшеренү күнекмәләрен камилләштерү.


    3. Катнашучылар:


Республикакүләм Фоат Садриев укулары гомуми белем бирү оешмаларының, гимназия, лицейларның татар теле һәм әдәбияты укытучылары, 8-11 нче сыйныф укучылары катнаша.


    4. Үткәрү шартлары һәм тәртибе


Бәйге 2 турда үткәрелә:



  • I тур - 2016 нчы елның 12 нче мартына кадәр Мөслим муниципаль районының мәгариф идарәсе бәйгедә катнашу өчен гаризалар, фәнни эшләр, тезислар кабул итә. Гариза, тезис һәм фәнни эшне nurania.shai@tatar.ru адресына җибәрергә кирәк. (Хәбәрләшү өчен телефон 8(85556) 2-40-49, 89274804700, 89196332598 Нурания Әзһәмовна). 14 нче марттан 20 нче мартка кадәр эшләр комиссия тарафыннан тикшерелә һәм иң яхшы эшләргә чакыру җибәрелә.


II тур - 25 нче март көнне Мөслим гимназиясендә үткәрелә. (Адрес: Мөслим авылы, Кооператив урамы, 170 нче йорт).


Укытучы яки укучы үзе сайлаган темага чыгыш әзерли (эзләнү эше, мастер-класс, проект эше)


Эзләнү эшләренә түбәндәге юнәлешләр тәкъдим ителә:


“Фоат Садриев иҗаты: заман һәм шәхес” (укучыларның фәнни-эзләнү эшләре өчен)



  • Ф.Садриев әсәрләрендә шәхес язмышы һәм бүгенге җәмгыять;

  • Ф.Садриев драмаларында характерлар һәм конфликт;

  • Ф.Садриев әсәрләрендә табигать һәм шәхес бергәлеге;

  • Ф.Садриев әсәрләрендә милли мәсьәлә һәм халык язмышы;

  • Ф.Садриев әсәрләренең тел һәм стиль үзенчәлекләре;

  • Ф.Садриев әсәрләренең сәнгатьчә эшләнеше;

  • Ф.Садриев әсәрләрендә Ана образы;

  • Ф.Садриев әсәрләрендә Ата һәм Ул мөнәсәбәтләре;

  • Ф.Садриев әсәрләрендә татар гаиләсе әхлагы мәсьәләсе;

  • Ф.Садриевның драма театрлары белән хезмәттәшлеге;

  • Ф.Садриев – хикәяләү остасы;

  • Ф.Садриев – пейзаж тасвирлау остасы;

  • Ф.Садриев – драматург;

  • Ф.Садриев – прозаик;

  • Ф.Садриев – публицист;

  • Ф.Садриев – юмор остасы;

  • Ф.Садриев иҗатының тәрбияви әһәмияте.


        -   Мөслим төбәге әдипләре (укытучыларның фәнни-эзләнү эшләре өчен).


     -  Мөслим төбәгенең күренекле фән эшлеклеләре, сәнгать әһелләре һәм башка өлкәләрдә танылган шәхесләре.


     -   Мөслим төбәге тарихын һәм язучылары, шагыйрьләре иҗатын мәктәптә өйрәнү.


 (укытучыларның фәнни-эзләнү эшләре, Мөслим төбәге тарихын, язучылар иҗатын өйрәнү юнәлешендәге иҗади проектлар, презентацияләр, авторлык электив курс программалары, мастер-класслар)


        5.  Хезмәтнең язылу тәртибе


Эшләр татар телендә, текстның күләме 8 басма биттән артмаска тиеш. Эзләнү эшендә материаллар рәсем, схема һәм карта, фотосурәтләр булырга мөмкин, күләме 5 бит). Эш төзәтүләрсез, А4 форматында (шрифт Times New Roman – 14. Полялар: сулдан - 30 мм, уңнан – 15мм, астан һәм өстән – 20 мм. Юл араларында 1,5 интервал кала. Кызыл юл 1 см калдырылып башлана) компьютерда басылган булырга тиеш. Эзләнү эшләре папкага тегелеп тапшырыла.


Титул битенә белем бирү оешмасының тулы исем (устав буенча), район, укучының яки укытучының фамилиясе, исеме, әтисенең исеме, тема языла.


       6. Бәяләү критерийлары


          -   проблеманы чишүнең тирәнлеге, тулылыгы, үзенчәлекле ысуллары кулланылган булуы;


          -   логик яктан дөрес фикерләү, ышандырырлык, дәлилләнгән нәтиҗәләр ясау;


          -    эшнең фәннилеге;


          -   эшнең максатын дөрес билгеләү;


          -   авторның мөстәкыйльлек дәрәҗәсе;


          - чыгышның композицион бөтенлеге, дәлилли белү, теманы ача белү дәрәҗәсе;


          - чыгышны күрсәтмә материаллар белән баету;


           - заман таләпләренә туры килүе;


           - чыгыш ясаучының сөйләм, аралашу культурасы.


Чыгыш ясау өчен 5-7 минут вакыт бирелә. Шул вакыт эчендә укучы төп фикерләрне кыска һәм төгәл итеп җиткерә белергә тиеш.


 Игътибар! Тәкъдим ителә торган мәкаләләр, аудио, видео, фоторәсемнәр, тиешле таләпләр сакланган очракта, укуларны үткәрү көненә кадәр www.magarif-uku.ru сайтында, ә иң яхшы берничәсе “Мәгариф” журналында чыгачак. Фоторәсемнәрне Word файлы эченә, ягъни текст арасына салырга ярамый, фәкать JPEG форматында гына тәкъдим итәргә кирәк.


 Аерым Word документында (2 нче документта) түбәндәге үрнәктәге гариза тутырыла һәм аның астына “Мәгариф” + “Гаилә һәм мәктәп” журналлары комплектына 2016 нчы елның икенче яртысына язылу турында квитанция күчермәсе беркетелә Катнашучылардан электрон версиягә язылу (http://magarif-uku.ru/subscription/ адресы буенча “Мәгариф”кә һәм “Гаилә һәм мәктәп”кә)  һәм альтернатив (редакцион) язылу да (шартлары турында – http://magarif-uku.ru/subscribe/) кабул ителә.


       7. Конференцияне йомгаклау һәм нәтиҗә ясау:


Республикакүләм Фоат Садриев укуларында катнашучыларның чыгышы алдан билгеләнгән критерийлар буенча бәяләнә.


Катнашучыларның чыгышларын тыңлап бетергәннән соң, эксперт комиссиясе утырышы үткәрелә һәм җиңүчеләр турында карар чыгарыла.


Эксперт комиссиясенең карары турында беркетә языла.


Республикакүләм Фоат Садриев укуларында катнашучыларга сертификатлар, җиңүчеләргә мәгариф идарәсенең дипломнары, нәтиҗәле чыгыш ясаучыларга рәхмәт хатлары тапшырыла.


III республикакүләм “Фоат Садриев укулары – 2016” оештыру комитетына гариза


Укучыларны тәкъдим итүче белем бирү оешмасы (Устав буенча)              


Белем бирү оешмасының электрон адресы                                          


Телефон                                                                                                  


Белем бирү оешмасы җитәкчесе (фамилия, исем, әтисенең исеме)


Катнашучы турында мәгълүмат


Фамилия, исем, әтисенең исеме                                                                       


Уку урыны, сыйныфы                                                                                     


Электрон тартмасы                                                                                         


Фәнни эшнең җитәкчесе турында мәгълүмат


Фамилия, исем, әтисенең исеме                                                                      


Эш урыны, вазифасы                                                                                      


Телефон                                                                                                  


Электрон тартмасы                                                                                         


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ