Логотип Магариф уку
Цитата:

«Интернет – укытучыларга» дигән мастер-класс Сарман белән Азнакайга кадәр барып җитте

«Мәгариф» журналы тарафыннан оештырылган «Интернет – укытучыларга» дигән мастер-класс 6 декабрьдә Азнакай һәм Сарман районнарында оештырылды. Төрле мәктәпләрдән җыелган 63 укытучы һәм тәрбияче интерне...

«Мәгариф» журналы тарафыннан оештырылган «Интернет – укытучыларга» дигән мастер-класс 6 декабрьдә Азнакай һәм Сарман районнарында оештырылды. Төрле мәктәпләрдән җыелган 63 укытучы һәм тәрбияче интернетта, компьютерда эшләү белемнәрен тирәнәйтте. Әлеге чара Татарстанда популярлашып китте. Моңарчы практик семинар Арча, Кукмара, Балык Бистәсе, Әлмәт районнарыда булып узган иде. Алдагы көннәрдә Питрәч районы Шәле урта мәктәбе укытучылары да мастер-класста катнашырга теләк белдерде.


 
img_2973

«Һәр укытучы үз өлкәсендә оста, әмма компьютер, интернет темасында күп нәрсәне белмәскә мөмкин. Белмәү гаеп түгел, беләсе килмәү - гаеп, диләр. Шуңа да мондый мастер-классларны оештырырга булдык. Чара узгач та кайбер укытучылар килеп сорауларын бирәләр, тема белән кызыксыналар.


Инде алтынчы тапкыр шундый очрашуны үткәрдек. Һәр җирдә мастер-класс тәмамлангач, укытучыларга анкеталар таратабыз. «Мастер-класс сезгә ошадымы?» дигән сорауга әле бер тапкыр да ошамады яки уртача узды дигәннәре юк. Бик ошады диләр. Болай булгач, алга таба да дәвам иттерергә исәплибез. Алла боерса, безне әле бик күп районнар көтә», - дип уй-фикерләре белән уртаклашты мастер-классларны алып баручы Данил Сәфәров.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ