Логотип Магариф уку
Цитата:

Җәйге каникул укучыларга ял итәр өчен генәме?

 Бар иде заманалар: июнь, июль, август айларын укучыларның җәйге бишенче хезмәт чиреге дип атап йөртә идек. Һәр мәктәптә диярлек укучыларының производство бригадалары оештырылып, аларның «Кече Ар...

 

Бар иде заманалар: июнь, июль, август айларын укучыларның җәйге бишенче хезмәт чиреге дип атап йөртә идек. Һәр мәктәптә диярлек укучыларының производство бригадалары оештырылып, аларның «Кече Артек» исеме белән кылган күпме күркәм эш-гамәлләре белән тарихка кереп калды, аларда күпме бала киләчәк тормышында кирәкле тәүге хезмәт күнекмәләре алды. Тик хәзер физик хезмәткә карата караш үзгәрәк шул.


Ата-аналарда да, мөгаллимнәрдә дә, балаларның үзләрендә бигрәк тә инде. Күбесе көрәк-сәнәк, балта-пычкы тотып эшләүне, бакчада чүп утауны түбәнчелек дип саный. Төшкә кадәр йокы симертеп, калган вакытын телевизор карап я кесә телефоны белән уйнап вакыт уздыручылары азмыни?!


Тик, бәхеткә каршы, кечкенәдән үк хезмәтнең тәмен белеп һәм белдертергә омтылып яшәүче малайлар һәм кызлар, мөгаллимнәр. ата-аналар, җитәкчеләребез дә бар икән әле! Әйтик, Тукай районының мәшгульлек үзәге быел җәйге каникул чорында 65 үсмерне эшкә урнаштырырга җыена. Узган ел исә әлеге районда 144 укучы җәйге чорда эшкә урнаштырылган булган. Әлеге Үзәк эшкә урнашкан һәр балага аена 1275 сум акча түләячәк.


Районның «Гигант», «Чаллы яшелчәсе», «Ярыш, «Биклән», Сәйдәшев исемендәге хуҗалыклары елның-елында җәен үсмерләрне эшкә урнаштыру әмәлен таба. Әйтик, быел «Гигант»та ике кыз җәй башыннан ук сыер саварга керешкән, бер егет көтү көтә, ә дүрт үсмер комбайнчы ярдәмчесе булып эшләргә ризалык белдергән.


Саба районында да җәйге каникул көннәрендә 800 бала эшле булачак (җәйге ялны хезмәт белән бергә үреп баруларының нәтиҗәсе булмый калмас, әлбәттә). Аерым алганда, җиде кыз, җәйге каникул чорында районның «Аш-су» кулланучылар җәмгыятенә эшкә урнашып, халыкны тәмле ризыклар сыйлый. Алар арасыннан Саба гимназиясенең X сыйныф укучысы Гөлгенә Саматова «Кулинария» кибетендә сатучы ярдәмчесе булып эшли, ә Динә Дәүлиева белән Айгөл Гаянова «Чулпан» кафесында аш-су пешерү серләрен үзләштерә: пилмән-мантаен ясый, салат өчен яшелчә турый. Шушы ук гимназиянең VIII сыйныфны тәмамлаган берничә кызы «Шатлык» балалар бакчасына тәрбияче ярдәмчеләре булып эшкә урнашкан.


Район мәшгульлек үзәге әлеге укучыларның һәркайсы счетына аена 1700 сум, ә бюджет оешмалары 6525 сум күләмендә акча күчерәчәк, ди.


Алабуга районында да быелгы җәйдә 500 ләп үсмер ялын хезмәт белән бәйләп үткәрер төсле. Аларның күбесе Алабуга автомобиль заводында, азык-төлек комбинатында, «Алабуга сөте» предпрятиесендә, ит-консерв комбинатында эшләячәк. Тик ни хикмәт: Алабуга предприятиеләренең күбесе җәйге чорда укучыларны эшкә урнаштырырга бик үк атлыгып тормый шул. Бәласеннән – баш-аяк, диләрдер, күрәсең. Мәсәлән, узган ел «Камполибэг» предприятиесе 30 укучыны җәен үзенә эшкә алган булса, быел нибары бер укучыны гына эшле иткән. Алабуга азык-төлек комбинаты да бары тик 10 үсмерне генә эшкә урнаштыру мөмкинлеге тапкан. Бу бит узган елдагыдан өч тапкырга кимрәк дигән сүз. Мәшәкате дә булмасын, акчасы да янга калсын диләрдер инде. Ә аннары еллар узгач, хөрәсәннәр каян чыга, дип аптырашта калган булабыз...


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ