Логотип Магариф уку
Цитата:

Йөз биягә — егерме айгыр

Шөкер, милли бәйрәмебез Сабан туеның дөнья буйлап атлавына да күнегеп барабыз. Әле яңа гына ул Европаның сәнгать пайтәхете Париж каласында гөр килеп узган иде. Аннары көтелгән кадерле кунак шикелле, С...

Шөкер, милли бәйрәмебез Сабан туеның дөнья буйлап атлавына да күнегеп барабыз. Әле яңа гына ул Европаның сәнгать пайтәхете Париж каласында гөр килеп узган иде. Аннары көтелгән кадерле кунак шикелле, Сабан туебыз үзенең газиз Татар иленә  кайтып, милләтен сөендерде. Инде менә 22 июльдә олуг Россиянең татарлар гомер кичергән өч төбәгендә - Мәскәүдә, Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылында һәм ызандаш Башкортсан республикасының Туймазы шәһәрендә берьюлы өч Сабан туе узуы көтелә.


Журналистлар һәм  оештыручылар катнашында  Ык буе авыллары Сабан туена багышланган матбугат конференциясе өч Сабан туеның берсен – Туймазыны күз алдында тотып үткәрелде. Башлап сүз кунакларга бирелде. Бөтендөнья Татар Конгрессының Башкортстандагы вәкиле Алик Локманов  авыл эшкуарлары белән ел саен узган очрашуларның милләтебез файдасына уртак изге гамәлләр кылуга уңай караш уятуын әйтеп үтте.



“Шәҗәрә бәйрәмнәрен, Сабан туйларын  уздыру  шул гамәлләргә керә - диде ул.- Ык буе Сабан туенда Татарстан һәм Башкортстан ягыннан алты район, бер шәһәр, Оренбург өлкәсеннән Абдуллин районы  катнашыр дип көтелә. Бәйрәм  үткәрүне  танылган эшкуар Фәнир Галимов үз өстенә алды. Сабан туе алдагы елларда күчеп йөрү тәртибендә уздырылачак.”



БТК ның Туймазы каласындагы җитәкчесе, Сабан туен оештыру комитеты рәисе урынбасары Индира Латыйпова бәйрәмнең якынча эчтәлеге белән таныштырды.
“Халык күңелендә гомергә истә калырлык шушындый бәйрәмнәрне без Фәнир Галимовтан башка күз алдына да китерә алмыйбыз,- диде Индира ханым.- Ул эшкуар гына түгел, барлык яхшы эшләрнең башында торучы да. Шәһәрдә татар иҗтимагый үзәге өчен   өч катлы бина, Төбәнәк авылында “Бабайлар утары” дигән борынгы авыл үрнәген дә Фәниребез төзеде. Шулар белән бергә, ул әле менә дигән җырчы, композитор һәм башкаручы да! Без аңа алдагы тормышында нык саулык һәм иҗат уңышлары теләп калабыз.
БТК ның бюро әгъзасы, Эшкуарлыкка ярдәм итү ассоциациясе башкарма директоры Фәрит Уразаев сүзен ерактан башлады.
“Сабан туен бергәләп үткәрүнең тарихы җирлеге бар,- диде ул.- Бәләбәй калкулыгының үзәннәрендә борын-борынгыдан бертуган халык яшәгән. Ефәк юлы да Казакъстан аша Кытайга шушы җирләрдән узган. Лениногорск төбәгендә яшәүче милләттәшебез Фәрит Насыйбуллин Татар атлары токымын барлыкка китерде. Бу сүздә генә сөйләнә торган эш түгел, фәнни яктан исбатланырга, паспортлаштыру үтәргә тиеш. Таләпләр бик җитди. Әйтик, йөз биягә егерме айгыр туры килергә тиеш. Фәрит бу сынауларны да уңышлы узды.   Хәзер аның атлары теләсә-кайсы халыкара бәйгеләрдә шушы нәсел исемендә катнаша ала. Сез аларны Ык буе Сабан туенда да күрерсез. Бу бәйрәм татар-башкорт халыклары дуслыгына да ныклы нигез булып ятыр. Без бер-беребезгә кирәк булуыбызны аңлап яшәргә тиеш.”

Сезне Сабан туйлары көтә, хөрмәтле милләттәшләр!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ