Логотип Магариф уку
Цитата:

Карамый калмагыз

Бу көннәрдә киң җәмәгатьчелек, татар халкы республикабызның беренче Президенты, Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең 80 яшьлек юбилее алды рухы белән яши дисәк, һич тә арттыру булм...

Бу көннәрдә киң җәмәгатьчелек, татар халкы республикабызның беренче Президенты, Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең 80 яшьлек юбилее алды рухы белән яши дисәк, һич тә арттыру булмас.


RIAN_archive_395745_President_of_the_Republic_of_Tatarstan_Mintimer_Shaimiyev


 Әлеге юбилей шаукымыннан Россия һәм республикабызның массакүләм мәгълүмат чаралары да читтә калмады, әлбәттә. Күпләр өчен өстәл китабы саналган «Мәгариф» журналының тиздән абунәчеләребез кулына барып ирешәчәк гыйнвар саны да беренче Президентыбызга багышланган язмалар белән сөендерәчәк.


«Россия-1» телеканалы исә 22 гыйнварда М.Шәймиевнең 80 яшьлек юбилее уңаеннан «Шаймиев в поисках Тартарии»дигән документаль фильм тәкъдим итәчәк.


«Татарстан. Яңа гасыр» телеканалы да 19 гыйнварда кичке сәгать 7 дә моннан ун ел элек – М.Шәймиевнең 70 яшьлек юбилее уңаеннан әзерләнгән фильмны кабатлап күрсәтергә җыена. «Россия. Татарстан» телеканалы исә 20 гыйнварда иртәнге сәгать 9 да «Минтимер Шаймиев», ә «ТНВ» телеканалы 20 гыйнварда кичке сәгать 9 да «Минтимер Шәймиев. Заман һәм шәхес»  дигән тапшыруны (ниһаять, монысы үзебезчә – татар телендә!) карарга тәкъдим итә.


Массакүләм мәгълүмат чараларының хәбәр итүләренә караганда, Татарстан Дәүләт киңәшчесе М.Шәймиевнең бүген Мәскөүдә Россия Президенты В.Путин белән очрашуы көтелә. Россия һәм Татарстан телеканалларының «Яңалыклар» чыгарылышында бүген кичен шул хактагы видеосюжетлар эфирга чыгачак. Карамый калмагыз.


Олпат затыбызның олуг юбилее уңаеннан мәктәпләрдә сыйныф сәгатьләре, тантаналы линейкалар да үтсә, нур өстенә нур булыр иде.


Фотосурәтнең чыганагы: https://ru.wikipedia.org/wiki/Шаймиев,_Минтимер_Шарипович

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ