Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан гимназиясе барлык фәннәрдән дә татар телендә белем бирә алырдай мөгаллимнәр укытып чыгара башлаячак

Бернинди мөгез чыгару түгел бу! Киләчәктә нәкъ менә Казандагы Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе республикабызның барлык татар мәктәпләре өчен дә кирәк күләмдә төгәл, табигать, иҗтимагый фәнн...

Бернинди мөгез чыгару түгел бу! Киләчәктә нәкъ менә Казандагы Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе республикабызның барлык татар мәктәпләре өчен дә кирәк күләмдә төгәл, табигать, иҗтимагый фәннәрдән дә татар телендә белем бирә алырдай укытучылар хәстәрләп чыгарылачак.



Моңа тулы җирлек бар. Бу гимназиядә гомер бакый барлык фәннәр дә татарча укытыла, чөнки урта мәктәптә өйрәнелә торган бар фәннәрдән дә татар телендә рәхәтләнеп белем бирә алырдай мөгаллимнәре бар. Юкка гына бу гимназия бинасы «маңгаена» «Милли мәгариф үзәге» дип язып куелмаган икән шул. Киләчәктә бу гимназия тулы мәгънәсендә шушы статусында эшли башлаячак. Моннан өч ел элек бу гимназия канаты астында татар телендә тәрбия бирүче «Балакай» балалар бакчасы сафка баскан иде. Ике ел элек «КФУ каршындагы гимназия» статусын да алды.
Теләк зур да, тик терсәк кыскарак шул. Укучылар саны болай да күп булу аркасында бу гимназиядә кысанлык үзен нык сиздерә. Бердәнбер спорт залы бар, шунлыктан анда еш кына берьюлы өч сыйныфның дәресен үткәрергә туры килә.
Бергәләп алынсаң, хәл итмәслек нәрсә түгел икән. Тиздән, бик тиздән гимназия территориясендә заманында гараж һәм пар казаннары бинасы –котельная урнашкан урында өч катлы, 2мең кв. м мәйданлы заманча бина калкып чыгачак. Анда нәкъ менә республикабыздагы милли мәктәпләр өчен педагогик кадрлар әзерләү буенча КФУның стажировка мәйданчыгы пәйда булачак. Анда заманча укыту кабинетлары, китапханә, медиатека, татар телендәге барлык дәреслек һәм укыту-методик ярдәмлекләрне үзендә туплаган методик үзәк, видеотека, спорт залы, тренаґер залы, бассейн да булыр дип уйланыла.
Бүген әлеге төзелешне проектлау мәсьәләсен тикшерү буенча Татарстан мәгариф һәм фән министры Э.Фәттахов, Казан шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы И.Һадиуллин һәм башка рәсми вәкилләр катнашында эшлекле сөйләшү булды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Гаҗәп, ничек гимназия укытучылар әзерләп чыгарырга җыена икән?! Автор: Баттал

    • аватар Без имени

      0

      0

      Юк нәрсәгә аптырагансыз икән, Баттал! Камәрия Зиннуровна кебек директорың булса, укытучы гына түгел, хәтта академиклар тәрбияләп чыгарырга мөмкин әле ул татар гимназиясе! Белгәнегезчә, Казандагы " нче гимназия татар телендә белем бирү буенча балалар бакчасы-башлнгыч мәктәп-урта мәктәп- югары уку йорты чылбырын гамәлгә ашыруда КФУның эксперименталь мәйданчыгы ул. Ышанмасагыз, гимназиянең үзенә барып, танышып кайтыгыз. Арасы ерак түгел. Автор: Тагир

      • аватар Без имени

        0

        0

        Татар телендә белем бирә алырдай белгечләрне әзерләүнең мәктәп дәрәҗәсенә калуы ук - милләтебез өчен аянычлы хәл... Бу бары тик халыкны алдау, күз буяу, югары трибунадан "кайгыртабыз телебезне" дияр өчен генә... PS: Гимназиядә белем алучыларның барысы да киләчәген укытучы итеп күзаллыймы икәнни... Көлке... Автор: АБУНӘЧЕ!

        • аватар Без имени

          0

          0

          Абунәчегә. Бу очракта 2 нче гимназия укучыларын тоташтан укытучы итеп чыгару хакында сүз бармый. Язманы өстән-өстә генә укымасагыз иде. Язмада әйтелгәнчә, әлеге гимназия КФУның эксперименталь мәйданчыгы булачак, ягъни КФУ студентлары арасында киләчәктә мәктәпләребездә татарча укытырга җыенган егет һәм кызлар педпрактикаларын 2 нче гимназия базасында әлеге гимназиянең иң тәҗрибәле мөгаллимнәре кул астында уку-укыту осталыгын үзләштерәчәкләр. Я моның нәрсәсе начар, белер-белмәс гел тырнак астыннан кер эзләп , күп "белгәнеңне" исбатлап азапланырга икән!? Автор: Тагир

          БАШКА ЯЗМАЛАР

          Ишетми калмагыз

          Аудиоязмалар

          • Гильм Камай

          • Җәлилнең якын дусты

          • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

          • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


          ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ