Логотип Магариф уку
Цитата:

Кискен җәзалар көтелә

Чыганак: "Татар-информ" МАТөзелеш программаларын эксплуатацияләүгә тапшыру һәм тормышка ашыру идәрәсе башлыгы Илдус Насыйров журналистлар белән  йортларга капиталь ремонт уздыру  турында сөйләште.«Ан...


Чыганак: Чыганак: "Татар-информ" МА

Төзелеш программаларын эксплуатацияләүгә тапшыру һәм тормышка ашыру идәрәсе башлыгы Илдус Насыйров журналистлар белән  йортларга капиталь ремонт уздыру  турында сөйләште.



«Андый программаларның барысы унау,- диде җитәкче. - Шуларның берсе – капиталь ремонт».



Әңгәмә барышында Илдус Наил улы республикада 2017-2019 елларда 232 мең 192 кеше яшәгән күпфатирлы 996 йортка  кыска арада капиталь ремонт үткәрәсе барлыгын әйтте. Быелгы финанслауның гомуми күләме 5 млрд 55,22 млн сум тәшкил иткән. Шуларның 1 млрд 346 млн сумы – дәүләт, 1 млрд 73,05 млн сумы – муниципаль оешмалар өлеше, 2 млрд 635,94 млн сумы – халыктан кергән акча.


Яңарту  923 йортта тулы көченә бара. Капиталь ремонт фронтындагы барлык  хезмәтнең 53 проценты үтәлгән. План буенча, ремонт эшләре 15 сентябрьгә төгәлләнергә тиеш. Кайбер төзелешләрдә оешмаганлык, яңгырларның еш яууы белән бәйләнгән беркадәр артталык бар икән барын. Әмма быелгы җәй бер яктан яңгырлы килсә, икенче яктан коры тотырга да исәпли.  Ремонт эшләрен соңга калып һәм сыйфатсыз башкарган төзелеш кампаниеләрен үз акчасына ремонтлау, эштән читләштерү кебек  кискен  җәзалар көтә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ