Логотип Магариф уку
Цитата:

Көн саен 1200 кешелек ифтар оештырыла

Рамазан ае дәвамында Казандагы “ЯРДӘМ” фонды карамагындагы дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәге һәм “Ярдәм” мәчете янындагы “Рамазан чатыры”нда  16 майдан 14 июньгә кадәр ифтарлар уза (Серов ур., 4а йорт...

Рамазан ае дәвамында Казандагы “ЯРДӘМ” фонды карамагындагы дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәге һәм “Ярдәм” мәчете янындагы “Рамазан чатыры”нда  16 майдан 14 июньгә кадәр ифтарлар уза (Серов ур., 4а йорты).
26e08b84-ef36-4a7d-b013-975a325d0d51
“Ярдәм” ислам хәйрия фонды “Ярдәм” мәчетендә ифтарларны көн саен 1200 кешелек итеп оештыра, сәхәрләргә 250гә якын кеше килә.
Ай дәвамында казанлыларны һәм Татарстан башкаласы кунакларын ифтар ашлары белән сыйлаучы иганәчеләр арасында дини лидерлар, сәясәтчеләр, эшкуарлар, мәдәният һәм фән эшлеклеләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре бар.
33a9f697-ecc0-401e-b9f1-54ba9c12fe60
Мөселманнар өчен изге булган Рамазан аенда, кояш баю белән, һәркемне бәйрәм табынына авыз ачарга, мөселманнарның мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре, рухи дөньясы белән танышырга чакырабыз. “Рамазан чатыры” – ул уникаль мәдәни-хәйрия һәм мәгърифәтчелек проекты. Ел саен үз тирәсенә төрле милләт һәм төрле диндәге меңләгән кешене җыя.
“Рамазан чатыры” кунакларын имам вәгазе, матур итеп Коръән уку, шигырьләр һәм нәшидләр, бәйрәм табыны көтә. Нәкъ менә ифтарлар Исламның асылын – тынычлык ярату, киң күңеллелек һәм кунакчыллык сыйфатларын ачып бирә.
880a665b-19d4-4682-9462-a24b0b3b6f5c
b0cb6bb9-ae84-4151-a663-ccaa91f95970Чыганак: "Ярдәм" мәчетенең матбугат үзәге.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ